Депутатлар таксины төп транспорт төрләренең берсе итәргә тәкъдим итә

Такси Татарстанда гадәти автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар кебек төп транспорт төрләренең берсе булырга мөмкин. Бу фикерне ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин Бөгелмәдә узган күчмә утырыш нәтиҗәләре буенча әйтте.

Тыгин фикеренчә, эшне Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында транспорт проблемаларын һәр муниципалитет үзенчәлекләрен исәпкә алып хәл итәргә кирәк. Әйтик, Лениногорскида такси күп очракта гадәти автобусларга алмашка килгән. Шуңа бәйле рәвештә таксиның тулы кыйммәтле тармагын формалаштыру бик актуаль булып тора.

«Такси «купшы һәм кыйммәт» дип кабул ителми инде. Заманча такси — ул бер смартфонның икенчесенә хезмәте, аңлаешлы һәм оператив. Әмма тармакны закон нигезендә җайга салырга кирәк. «Кешеләрне зур автобус белән бер тукталыштан икенчесенә ташу кебек пассажирлар йөртү форматы үзгәрде, киңәйде», — дип фикерләре белән уртаклашты Тыгин.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты эше өчен берничә муниципалитетны тәнкыйтьләгән иде, шул исәптән Бөгелмә дә тәнкыйть утына эләкте. Еш кына пассажир йөртүчеләр килеп туган икътисади шартларга түзми һәм пассажирлар йөртү базарыннан китә. Автобусларның маршрутлардан югалуы инде социаль проблемага әверелә, чөнки халыкның канәгатьсезлеге транспорт көтү вакытына пропорциональ рәвештә арта. Сүз уңаеннан, Бөгелмәдә автобуслар хәрәкәте интервалы вакыты 60-90 минут тәшкил итә.


Фикер өстәү