Салымны вакытында түләмәсәң, ни була?

Билгеле бер сәбәпләр аркасында, улым белән киявем салымнарын вакытында түли алмаслар шикелле. Салымны вакытында түли алмауның нинди куркынычы бар?

 Гөлүсә Ибраһимова.

 Кайбыч

Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин:

– 2 декабрьдән пеня исәпләнә башлый. Бер атнадан түләмәүчеләр исемлеген билгелибез һәм судка мөрәҗәгать итәбез. Суд карары чыкканнан соң, суд приставлары эшкә керешә. Алар милеккә арест салырга мөмкин, башка чикләү чараларын куллана ала. Салым түләмәүчеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре дә ачыкларга мөмкин. Бу очракта автомобильгә арест салынырга мөмкин. Салым буенча әҗәте булган кешене чит илгә чыгармыйлар. Шундый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, салымнарны вакытында түләргә, әҗәтләр юкмы, дип белешергә кирәк. Еш кына пайчылар: «Җирдән файдаланмыйм, салымын мин түләргә тиеш түгел», – дип, бурычлы булып кала. Җир кем исемендә – салымны шул түли.


Фикер өстәү