Чит ил вакцинасын ясатканнарга QR-код бирелмәячәк

Коронавируска каршы чит ил вакцинасы ясаткан Россия гражданнары QR-код ала алмый. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «туры эфир» вакытында әйтте.

Белгеч чит ил вакциналарының Россиядә теркәлмәгәнлеген искә төшерде. Димәк, аны ясаткан кешеләр вакцина ясаучылар регистрына кертелеп, QR-код ала алмый.


Фикер өстәү