Россиядә коронавирусның “Британия штаммы”н йоктыруның тәүге очрагы ачыкланган

“Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова хәбәр иткәнчә, Бөекбританиядән кайткан берәүдә коронавирусның “Британия штаммы” ачыкланган. Аның сүзләренә караганда, ноябрь азагыннан бирле илебезгә Бөекбританиядән коронавирус йоктырып кайткан 32 кеше билгеләнгән. Шуның берсендә генә яңа штамм табылган.
Баксаң, “Британия штаммлы” бу сырхау узган ел азагында Россиягә әйләнеп кайткан. Чирне җиңел генә, бернинди билгеләрсез уздырып җибәргән. Попова әйтүенчә, бу кеше инде күптәннән вирус бүлеп чыгармый.

Ничек сакланырга?
“Роспотребнадзор” башлыгы сүзләренә караганда, Россиядә уйлап табылган вакциналар, шул исәптән, “Британия штаммы”ннан да коткарырга сәләтле. Тест нәтиҗәләре нәкъ менә шуны раслый.
Попова билгеләп үткәнчә, бу вирус чирне әлләни көчәйтмәсә дә, моңарчы билгеле булган штаммнарына караганда йогышлырак.

РУДН йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский фикеренчә, Россиядә “Британия штаммы” ачыклану аркасында ниндидер бер аерым чаралар гамәлгә кертелмәячәк. “Профилактика чараларын онытмаганда, ягъни индивидуаль саклану чараларын үтәгәндә – дистанция саклаганда һәм битлек киеп йөргәндә, штамм, йогышлырак булуына карамастан, әлләни зур куркыныч белән яный алмый”, – дип белдергән ул.

Исегезгә төшерәбез; декабрь урталарында Бөекбританиядә коронавирусның яңа мутациясе ачыклану турында мәгълүм булды. Соңыннанрак Британиянең яңа вирус янаулары буенча консультация советы коронавирусның яңа вариантының тагын да зуррак тизлектә таралуын һәм халыктан күбрәк саклык таләп итүен раслады. Башлангыч мәгълүматларга караганда, яңа вирус гадәтиеннән 70 процентка йогышлырак, әмма үлем-китем куркынычы белән янавы ягыннан гадәтиеннән әлләни аерылмый.


Фикер өстәү