Кукмарада Кыш бабай да хоккей уйный

Бала-чаганы компьютер, гаджетлардан аерып та булмый торган замана да яшибез. Элек урамнан кертеп булмаган кебек, хәзер аларны урамга куып та чыгару мөмкин түгел. Кукмара районы Өркеш авылында яшәүче Рифнур Садыков исә бала-чаганың ялын саф һавада оештыру өчен җаен тапкан.

56 яшьлек Рифнур абзый үз көче белән балалар һәм яшьләр өчен хоккей мәйданчыгы ясап куйган. Хәзер кыш буе шунда хоккей уйный яшьләр. Әле күптән түгел Кыш бабай һәм бу елның символы Үгезгә каршы балалар командасы матч оештырган. Рифнур абый үзе көн дәвамында мәйданчыкка су агызып, тигезләп эшен бетереп куя, балалар җыелып, рәхәтләнеп уйный икән.


Фикер өстәү