90 яшьлек Мәгъмүрә Хәбибуллина: «Путинның хатын көтеп тордым»

Шушы көннәрдә Кукмара районының Өркеш авылында гомер итүче Мәгъмүрә әби туган көнен бәйрәм итә. Аны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, җирлек башлыгы белән авылның ветераннар советы җитәкчесе дә тәбрикләп киткән.
– Болай зурлагач, 95 яшемне дә күрәсе килә инде хәзер. Путинның хатын көтеп тордым. Әлегә кадәр бөтен газета-журналларны бер хәрефен калдырмыйча укып барам. Күзлек кигәнем юк әле. Тау башына барып җиләк тә җыям. Аяклар йөри бит, ничек тик ятып булсын? Элек күпне күрдек. Ач идек, ятимлектә үстек. Әниебез 45 яшьтә китеп барды. Аллаһы Тәгалә гомерне биргәч, яшисең икән ул, – ди Мәгъмүрә әби.
Ире Хаматның дөньядан киткәненә 17 ел икән инде. Алты баласының бүген өчесе генә исән-сау. Икесе кечкенә чакта вафат булса, Зәкиясе 47 яшендә күзләрен мәңгелеккә йома. Вәсилә һәм Гөлүсә исемле кызлары ишетми һәм сөйләшми.

– Улым Зиннур гаиләсе белән Казанда яши. Килен белән ике кыз үстерделәр. Үзләре онык сөя инде хәзер. Вәсилә кызым пенсиягә чыккач, яныма кайтты. Бергә торабыз. Гөлүсә эшли әле, пенсиясенә ерак, – ди әбекәй. – Тормыш шулкадәр рәхәт хәзер. Кибет тулы ризык. 6 оныгым, 8 оныкчыгым бар. “Әби” дип хәлемне белеп торалар. Күршеләрем әйбәт. Яшисе бик килә. Картайдык кына шул. Илләр тыныч булсын, авырулар бетсен. Яшьләргә киңәшем – гомернең кадерен белегез. Күз ачып йомганчы уза да китә икән ул.


Фикер өстәү