Йолдызнамә | 11–17 гыйнвар

Кучкар (21.03–20.04) Бәйрәмнәрдән соң эшләрегез тавык чүпләп бетергесез күп булса да, яңа танышларыгыз белән очрашып күрешергә вакыт табыгыз. Бик әйбәт яңалыклар белән сөендереп, алдагы тормышыгызга искиткеч шәп этәргеч ясардай планнар тәкъдим итәчәк алар! Атна ахырында хәләлегез бер сюрприз ясап куандырыр.

Үгезбозау (21.04–20.05) Атна башында хезмәттәшләрегез алдында үзегезне бер башка үсендереп җибәрердәй хәлләр булып алыр. Бу исә, эшне алыштырыргамы-юкмы икән, дигәнрәк икеле-микелерәк уйларыгызны куып таратыр. Шәхси тормышыгызда да хәләлегезгә карата шикләнүләр юкка чыгар. Шулай итеп, күңелегезгә моңарчы күрелмәгән тынычлык иңәр.

Игезәкләр (21.05–21.06) Уегыздагыны бик шәп тормышка ашыру мөмкинлеге туар.  Шулай итеп, хыялыгыз чынбарлыкка әйләнер. Сөеклегезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә! Гомумән, бу атна кабатланмас, хәтта ки гаҗәеп матур вакыйгалар вәгъдә итә. Атна ахырында танышларыгыз ирештергән бер хәбәр үзегезгә кирәкле серне ачарга ярдәм итәр.

Кысла (22.06–22.07) Көчегезгә шикләнүдән туктап, үзегезне куркытып торган бер эшкә алыныгыз әле. Аны сез искиткеч матур итеп башкарып чыгачаксыз! Инде килеп, тегеннән-моннан акча эшләү тәкъдимнәре күп булачак. Шулар арасыннан иң отышлысын сайлап алу, һәй, шактый ук авырга туры киләчәк.

Арыслан (23.07–23.08) Бу атнада күңел тынычлыгы һәм бик зур җиңеллек тоярсыз. Үзегезне һаман борчып, ярсытып торган кайбер әйберләрнең, ниһаять, узганда калуына бәйле бу. Атна уртасында хезмәттәшләрегез арасыннан берсе сезгә кагылышлы искиткеч шәп бер хәбәр ирештерер. Ял көннәрендә эчке сиземләвегез үзегезне ялганнан коткарып калыр.

Кыз (24.08–22.09) Тормышыгыздагы кайбер әйберләргә карашны үзгәртергә вакыт җитмәдеме икән? Дөньялар үзгәрде бит!.. Килеп туган хәлләргә өстәнрәк карарга, шәхси тормышыгызда яңа офыклар күрергә өйрәнегез. Хәзер эштә дә, тормышта да юл куярга тырышыгыз. Соңыннан үзегезгә өстен чыгу өчен шулай кирәк.

Үлчәү (23.09–23.10) Яңа ел бәйрәмнәреннән соң күпләр әле эш ритмына көйләнеп җитә алмаган бер мәлдә, сез шәп кенә уңышларга да ирешергә өлгерерсез. Гәрчә дүшәмбе  көнне авыррак булса да. Шәхси тормышыгызга килгәндә… Кемнәрнеңдер имеш-мимеш сүзләре күңелегезгә шик салырга мөмкин. Тынычлык саклап, канәгатьсезлек белдермәскә тырышыгыз әле: тиздән моның гайбәт икәне ачыкланыр бугай.

Чаян (24.10–22.11) Уңыш арты уңышка әзер торыгыз! Эш урынында акчалырак вазыйфа тәкъдим итәрләр, зур гына гонорар бирерләр. Шәхси тормышта мәхәббәт хакына кечкенә генә батырлык эшләү әйбәт. Шулай икән, үзегезне булдыклы кеше итеп тою гына түгел, сөеклегез алдында геройга да әйләнеп куячаксыз. Атна ахырында элекке бер хезмәттәшегездән шәп яңалык ишетәчәксез.

Укчы (23.11–21.12) Бу атнада бәйрәм арты «распродажа»сында, ниһаять, үзегезгә кирәкле бер әйберне отышлы гына бәядән сатып алу бәхетенә ирешерсез. Дөрес, ташламалы бәядән булса да, саклык акчагызның байтагын исраф итәргә туры килер. Аның каравы, үзегез теләгән әйбергә ия булу дөньяларыгызны яктыртып, түгәрәкләндереп, яхшыга өметләндереп җибәрер.

Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Яраткан эшегез  бу атнада зур керем чыганагына әйләнмәсә дә, бик зур рухи көч бирер.  Иң элек хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегез белән үзара мөнәсәбәтләрнең үтә дә җылынуына бәйле бу. Тик менә якыннарыгызда эчкерлелек сизү генә кәефегезне берникадәр кырырга мөмкин. Хәер, сезгә  шулай тоела гына бугай ул…

Сукояр (21.01 – 19.02) Хезмәт урынында баштанаяк эшкә күмелерсез. Эше барның – ашы бар, ди халык. Түзегез! Инде онытылып ук бетә язган күптәнге танышларыгыз белән очраклы гына очрашу зур шатлыкка әйләнер. Гаиләгезгә озакламый муллык үтеп керүгә ишарәләрдәй хәлләр булып алыр.

Балык  (20.02–20.03) Бу атнада бик матур хәтер-хатирәләргә бирелеп алу өчен форсат чыгар. Күптәнге танышыгызның телефоныгызга шалтыратып, хәл-әхвәл белешүеннән башланыр бу. Аннан инде, күрешеп сөйләшү… Ә менә атна ахырларында эш алыштыру тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Аннан баш тарту җиңел генә булмаса да, шундук ризалык биреп куярга ашыкмагыз. Үкенергә туры килмәсен…


Фикер өстәү