Өмә тәмам: Әлмәт белән Апас – беренче!

Республикада 1 апрельдән чистарту икеайлыгы башланды. Экологлар инде нәтиҗә ясый: Татарстанда ике ай эчендә 34 мең «КамАЗ» машинасы чүп чыгарылган. Акция кысаcында 1 миллион 300 төп агач утыртылган.

– Ике ай дәвамында республикада яшәүчеләр, табигать саклау хезмәтләре, предприятие һәм оешмалар вәкилләре чистарту һәм тәртип урнаштыру эшенә актив кушылдылар. Беренче көннәрдән үк шәһәрләрдә, районнарда һәм бистәләрдә табигатьне саклау акцияләре, массакүләм өмәләр, экологик дәресләр үткәрелде. Икеайлык вакытында барлыгы 1,5 меңгә якын экологик акция узды, – диде Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Министр сүзләренчә, экологик чараларда 19 меңнән артык техника катнашкан. Полигоннарга ике ай эчендә 510 мең кубометр чүп чыгарылган, бу – 34 мең «КамАЗ» машинасы дигән сүз. Инде хәбәр иткәнебезчә, икеайлык кысаcында республика өмәсе дә үткәрелгән иде. Ул апрельнең 24ендә узды. Бу чарада 253 мең кеше катнашып, 41 мең кубометрдан артык чүп җыелган.

Александр Шадриков республика халкы бик актив дип билгеләп үтте. «Өмәгә чакыруга чыгалар. Чистарту акцияләрендә үз өлешен керткән һәркемгә чиксез рәхмәт», – диде ул. Министр «Экология» илкүләм проекты кысаcында уздырылучы «Россия суы» бөтенроссия акциясе турында да сөйләде. Ул чара «Идел көне»нә багышланып, берьюлы Казанда, Волгоградта, Түбән Новгородта һәм Самарада узды. Һава торышы уңайсыз булуга карамастан, акциядә йөзләгән кеше катнашты. Казан анда катнашучылар саны буенча беренче урынны алган. 2021 елда Татарстан ел йомгаклары буенча әлеге чарада абсолют җиңүче булды. Быел бу акция октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда чистарту икеайлыгында иң актив катнашкан район-шәһәрләрне дә котладылар. «Шәһәр тибындагы поселок, район үзәге, авыл статуслы муниципаль районнар» категориясендә 1 нче урынны – Апас, 2  нче урынны – Балтач, 3 нче урынны Биектау районы алды.

«Шәһәр статуслы районнар» категориясендә 1 нче урында – Әлмәт, 2 нче урында – Минзәлә, 3 нче урында – Кукмара. «Шәһәр округлары» категориясендә 1 нче урынны – Казан, 2 нче урынны Чаллы шәһәренә бирделәр.


Фикер өстәү