Казанның рус-немец Швейцариясендә узган үзәк өмәдә 700дән артык кеше катнашкан

Бүген Казанның рус-немец Швейцариясендә узган үзәк өмәдә 700дән артык кеше катнашты.

Өмә «чиста уеннар» форматында узды, анда 154 команда катнашты. Иртәдән үк барлык катнашучыларны «Яшел зарядка» да көттеләр, моннан тыш, оештыручылар казанлылар өчен интерактивлар, мастер-класслар һәм саф һавада экодәресләр әзерләделәр.

Өмә иртәнге сәгать 10да башланды, һәр «чиста уеннар» командасында 3-4 кеше иде. Өмәдә гомуми тырышлык белән 733 капчык чүп-чар җыелган, шул исәптән 240 капчык пластик, 188 капчык пыяла, 82 капчык металл.

Болар барысы да алга таба эшкәртүгә җибәреләчәк.

— Без Казан халкы үтенече буенча рус-немец Швейцариясе территориясен сайладык. Монда чүп-чар күп дип берничә тапкыр гариза килде. Без бүген кешеләрнең өмәгә килүләрен күреп сөенңек. Бу аларның экологиягә битараф булмавын күрсәтә. Елдан-ел безнең акцияләрдә катнашучылар саны арта бара, һәм бүген без аларның барысына да зур рәхмәт сүзләре әйтәбез. Бүген өмәләр бөтен Татарстан буенча оештырылды, — ди Татарстанның экология министры Александр Шадриков.

Бүгенге акциядә Татарстанның Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел — Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Россия экология җәмгыятенең Татарстан буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Россия Балыкчылыкның Идел-Кама территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Михаил Шинкарев, Россия Балыкчылыкның Идел — Кама территориаль идарәсе рәисе Дмитрий Шиллер сәламләделәр Татарстан Республикасында география җәмгыяте вәкилләре катнашты.

«Чиста уеннар» белән параллель рәвештә дайверлар су астында өмә оештырдылар һәм Казансу елгасының су асты өлешен чистарттылар, Росрыболовство хезмәткәрләре акваторияне чистартуга кушылдылар һәм төбеннән 27 балык тоту ятьмәсен чыгардылар.

Өмәдә катнашучылар кыр кухнясында пешкән ризыклар белән сыйланды.

Җиңүче командалар дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Өмә нәтиҗәләре буенча 5359 килограмм чүп-чар җыелган.

Өмәдә Экология министрлыгының 30 еллыгы уңаеннан барлыгы 30 төп агач утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге өмә санитар-экологик икеайлык һәм «ЭкоЯз- 2023» бәйгесе кысаларында узды.


Фикер өстәү