Яшь режиссер Бай Хәйруллин ясалма интеллект ярдәмендә татарча фильм төшергән

Режиссер һәм видеограф, «Биләр. Мирас хәзинәсе» фильмының авторы Бай Хәйруллин ясалма интеллект ярдәмендә кыска метражлы фильм төшергән.

Төп геройлар – танылган татар блогерлары Илнар Идрисов һәм Илназ Габидуллин.

– Әлеге фильмны татар халык биюләрен популярлаштыру максатыннан төшердем. Әлеге тема миңа бик якын, чөнки 7 яшьтән үк халык биюләре белән кызыксынып, университетта белем алганда үз төркемемне дә булдырган идем, – ди режиссер үзе.

Фильмның идеясын ул ясалма интеллекттан “сораган”.

– Махсус программага “Фильм аша яшьләрдә халык биюләренә карата кызыксынуны ничек арттырырга?” соравын керттем. Һәм ул миңа ярдәм итте, – ди Бай Хәйруллин.

Фильм белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ул татар читекләренә һәм, гомумән, Казан җөенә багышланган зур проект әзерли. “Казан җөе” фильмын 2024 елның гыйнвар аенда тәкъдим итәргә ниятли.

– Ул документаль-нәфис фильм булачак. Документаль өлешен – яз көне, калганын җәй көне төшереп бетереп, көз айларында монтаж ясарга ниятлим. Шуннан соң сезгә дә тәкъдим итәрбез, – ди режиссер.


Фикер өстәү