Әтнә районының Ары авылында татарча фильм төшерәләр

Күптән түгел Әтнә районының Ары авылында Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасы нигезендә тулы метражлы нәфис фильм төшерелә башлады. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы – язучының бердәнбер варисы Салават Юзеев.

Фильмның кастинг директоры Ирек Хафизов сүзләренчә, төп рольләрне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин һәм театраль студия артисты Эльза Кәримова башкарачак.

«Үзебезгә кирәкле, сюжетка туры килгән урынны шактый эзләдек. Махсус алданрак килеп, сайлап йөрдек. Әтнәнең Ары авылында без эзләгән, күзаллаган өйләр табылды», — ди ул.

«Гашыйклар тавы»нда Татарстанның төрле театрлары – Әтнә театры, Камал театры, Тинчурин театры, Кариев театры, Әлмәт театры актерлары катнаша. Рольләрдә – Илдус Әхмәтҗанов, Рәфыйк Таһиров, Лилия Сергеева, Диләрә Рәхимова, Гөлчәчәк Хафизова, Лилия Мәхмүтова, Хәлимә Искәндәрова, Минвәли Габдуллин, Раушан Шәриф, Илдус Габдрахманов һәм башкалар.

Фильмның 2024 елда күрсәтергә ниятлиләр.


Фикер өстәү