Юлчылар күпер “җыя”

Күпер салуның ние бар – тимер аралыкларны җирдә җыясы да, су өстеннән “калкып” чыккан баганалар өстенә этәсе. Бу ни бу, дип гаҗәпләнмәгез. Журналистларга Чулман елгасы аша салынучы күпердәге эш барышын күрсәттеләр. Биредә эш хәрәкәтен киләсе ел ахырында ук ачарга ниятлиләр.

Билгеле булганча, Казан – Екатеринбург югары тизлекле трассасы кысасында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше өчкә бүленгән. Аның беренче өлешендә Чулман елгасы аша озынлыгы 1,3 чакрым (шуның 800 метры су өстеннән узачак – ред.) тәшкил иткән күпер салалар. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеп беткәч, әйләнгечтән юл турырак та, тизрәк тә булачак, ди белгечләр. Киләсе елда Казан – Түбән Кама арасы бер сәгатькә якынаячак дип көтелә. Чулман аша күпернең бәясе – 23 миллиард сум. Аның аша тәүлегенә 25 меңгә кадәр машина уза алачак дип көтелә. Әлегә исә төзелеш мәйданында эш “кайный”.

Соңгы тапкыр төзелеш мәйданына каләм әһелләрен бу елның июнендә алып бардылар. Ул вакытта биредә баганалар утырту белән беррәттән, күпер торыкларын төзүгә дә керешкәннәр иде. Бу – күпер терәкләрен тоташтыручы тимер аралыклар, булачак юл, кыскасы. Аны балаларның “Лего” уены кебек аерым кисәкләрдән җыялар. Торыкларны төзү икегә бүленгән. Аның эстакада өлешендә аралыкларны тимер-бетон балкалардан җыячаклар. Һәр конструкциянең озынлыгы 33 метр тәшкил итә, ди белгечләр. Аларны төзелеш мәйданына китерә башлаганнар инде. Барлыгы 15 күпер аралыгы җыячаклар. Ә күпернең елга өстендәге өлеше 64 блоктан җыелган тоташ тимер конструкцияне тәшкил итәчәк. Булачак юлның бер өлешен җирдә җыя башлыйлар да, аннары күпер өстендәге махсус мәйданчыкка күтәреп, эшне дәвам иттерәләр. Шуннан соң озынлыгы 15 метрга кадәр җиткән аралыкны күпернең бер ягыннан икенче ягына этәләр һәм үзара ялгыйлар. Әнә шулай итеп тоташ бер күпер барлыкка киләчәк.

– Без торыкларны урнаштыру эшенә керештек, – ди Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ автомобиль юллары федераль идарәсенең Чаллыдагы филиалы директоры урынбасары Николай Герасимов. – Хәзер металл конструкцияләрне күчерү эшенең беренче этабы бара. Аның икенчесен ноябрьдә башларга ниятлибез. Әлеге эш киләсе елның июлендә төгәлләнәчәк дип көтелә.

Төзелешнең икенче этабы да дәвам итә. Аның кысасында, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлының 70 проценты таш белән түшәлгән инде.

– Ком-вак таш җәю эшен яртылаш үтәдек. Асфальт җәюгә килгәндә, быел 22 чакрым озынлыктагы юлның беренче катын таш белән түшәп бетерергә ниятлибез. Аның өске катламы киләсе елга калчак, – диде “Алексеевскдорстрой”ның төзелешнең икенче өлеше участогы җитәкчесе Сергей Ещёв.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы төзелеше барышында барлыгы 10 күпер, 11 юлүткәргеч, 5 транспорт-юл чишелеше һәм шул кадәр үк юл киселеше төзеячәкләр.

 

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү