Республикада “Россия суы”бөтенроссия акциясе узды

Республикада “Россия суы” (“Вода Росиии”) бөтенроссия акциясе узды. Әлеге чара “Экология” илкүләм проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проекты кысаларында уза.

Казанда узган чарада 300 кеше катнашты. Алар яр буйларын чүп-чардан арныдырды. Өмәдә катнашучыларны Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова сәламләде.

– Әлеге чараның төп максаты — әйләнә-тирәлеккә һәм су объектларына сакчыл караш тәрбияләү, – ди Айрат Шиһапов. – Республикада булган табигый байлыкны саклап калу һәм арттыру, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру бурычыбыз булып тора. Шөкер, ел саен без чүп — чар саны кими, ә менә безгә булышучы волонтерлар һәм активистлар саны арта. Узган ел “Россия суы” акциясендә Татарстанның җиңүе шуның ачык мисалы. Ул чакта 276 кеше 10 мең километрдан артык яр буйларын чистартты.

Ольга Павлова, халыкны һәрвакыт су, урманнар, һава чисталыгы проблемасы борчыды һәм борчый, ди.

– Узган ел да Конституциягә төзәтмәләр турында фикер алышканда да күп кешеләр депутатларның әйләнә-тирә мохит проблемаларына игътибар бирүен язды. Игьтибар ыган итәргә кирәк: табигать үзе безгә сигналлар җибәрә. Шуңа күрә безгә актив булырга, экологик акцияләрдә катнашырга кирәк.Киләчәк буынга ни дип әйтербез?

Әлеге чараны күңелел итеп уздыралар. Биредә кешеләр чүп-чар җыя да, шуның өчен баллар туплый. Балларны исә бүләкләргә һәм сувенирларга алыштырырга була.

“Россия суы” акциясе Казанда, Волгоградта, Түбән Новгородта һәм Самарада узды. Казанда волонтерлар һәм активистлар җыештыру эшләре башланыр алдыннан Ольга Павлова белән зарядка үткәрделәр, ә аннан соң, командаларга бүленеп, “Түбән Заречье” пляжы буенда чүп-чар җыйдылар. Салкында туңмас өчен, волонтерларны кайнар чәй, кыр кухнясы, музыкаль чыгышлар һәм ярышлар азарты белән җылыттылар. Казан акциядә катнашучылар саны буенча – беренче, җыелган баллар саны буенча икенче урынны алды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү