Утырып йөрү генә түгел: машина базары ни хәлдә?

Бик кирәк булса гына аласы. Якын арада машинамны алыштырыйммы, юкмы дип баш ваткан кешеләргә белгечләр шушы кагыйдәне истә тотарга куша. Алыпсатарлар исә бүген кулай бәядән машина эләктереп калу өчен иң кулай вакыт дип саный. Ни эшләргә?

Булганда эләктереп кал

Рәсми саннарга караганда, апрель аенда Россиядә сатылган яңа машиналар саны 78,5 процентка азайган. Белгечләр моны килеп туган вазгыять «җимеше» дип атый. Яшерен-батырын түгел, бүген автосалондагы машина бәяләре янына якын килә торган түгел. Аларның хаклары әле дә булса үзгәрешсез кала бирә. Шуңа күпләр тотылган машиналарга өстенлек бирергә тырыша, ди белгечләр.
Машиналар алып-сату белән шөгыльләнүче Рамил Фәйзуллин сүзләренә караганда, тотылган машина хаклары апрель аенда ук төшә башлаган. «Кайбер машиналар 50–200 мең сумга очсызланды. Әйтик, әле кайчан гына 1 миллион сум чамасы торган 2014 елгы машинаны бүген 600–700 мең сумга алып була», – ди ул.

Рамил Фәйзуллин сүзләренә караганда, бүген тотылган машина сатып алучылар күбрәк аның техник яктан төзек булуына, бу машинаны «тәрбияләп тору»ның күпмегә төшәчәгенә игътибар итә. Ник дигәндә, хәзерге вазгыятьтә машинаңа кирәкле запчасть табу да баш бәласенә әверелеп бара. Булганын да баш бәясенә аласы.

– Тотылган машинага кызыккан кеше үзенә кирәкле машинаны хәзер шактый кулай бәядән эләктереп кала ала. Ник дигәндә, алга таба ни буласын беркем белми. Әмма машина бәяләре, һәрхәлдә, моннан да ары арзанаймаячак инде. Ә менә базарда яхшы машина табу торган саен авырлашырга мөмкин. Сайлау мөмкинлеге булганда, эләктереп калырга кирәк, – ди Рамил.

Искесе дә ярап тора

«Автостат» аналитик үзәге белгече Азат Тимерханов сүзләренә караганда, соңгы арада тотылган машиналар, дөрестән дә, очсызлана башлаган. Автосалоннардагы машина бәяләре исә үзгәрешсез калган.

– Бүген житештерүчеләр машинага бәя арттырудан туктады. «Тимер ат» бәяләренең иң котырган чоры март аена туры килде. Билгеле булганча, махсус операция башлану белән сум очсызланды. Шуңа бәйле рәвештә житештерүчеләр дә машина бәяләрен күтәрә башлады. Нәтиҗәдә март аенда яңа машиналар уртача 35–45 процентка кыйммәтләнде. Апрель аенда инде бу шаукым тынды. Бу айда бәяләрне мартта күтәрергә өлгермәүчеләр арттырды. Майда инде җитештерүчеләр яңа машина бәяләрен күтәрүдән туктады, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Белгеч китергән мәгълүматларга караганда, мартта 800000 яңа машина сатылган булса, апрельдә бу сан 27–28 меңгә калган. Бу – яз уртасында автосалондагы яңа машиналар өч тапкыр азрак сатылган дигән сүз. Май аенда тагын да азрак булыр дип фаразлый ул. Билгеле сәбәпләр аркасында, күп кенә җитештерүчеләр Россия базарыннан китте. Өстәвенә соңгы арада үзебездә дә машиналар азрак җитештерелә башланган. Монысы һаман да шул детальләр җитмәүгә барып тоташа. Аннары кешеләр үзләре дә ике-өч тапкыр кыйммәтрәк бәядән машина сатып алырга теләми, билгеле.

– Тотылган машиналар базарында вазгыять башкачарак. Башта алар да бик нык кыйммәтләнде. 24 февральдән башлап күпләр машина сату турындагы игъланнарын кире ала башлады. Машинаны сатуын сатар да, аннан соң нишләр? Күпләр әнә шулай дип баш ватты, иске машинасында йөреп торырга булды. Май аенда исә машина сату турында игъланнар кабат күренә башлады, – ди Азат Тимерханов. – Бер ай эчендә кулдан машина сату турындагы игъланнар саны 30–40 процентка арткан. Шуңа бәйле рәвештә бәяләр дә бераз төшкән кебек булды. Төгәлрәк әйтсәк, май аенда Россиядә тотылган машиналар уртача 3–4 процентка очсызланды. Артык зур сан түгел, билгеле. Ләкин кимүе белән игътибарга лаек. Алга таба тотылган машина хаклары белән ни булачагын да фаразлау кыен.

Белгеч җәй көне машина базарында апрель – майдагы кебек вазгыять сакланыр дип фаразлый. Якын арада машинасын алыштырырга хыялланган кешеләргә исә валюта курсын күзәтеп барырга киңәш итә. Ул әле дә булса тотрыклы түгел. Шуңа күрә белгеч якын киләчәктә яңа машина бәяләре төшәр дип өметләнергә кирәкми, дигән фикердә.

– Бүген машинаны бик кирәк булган очракта гына алырга кирәк. Йөреп торырга «тимер ат»ың булса, артык акчаңны аны ремонтлауга тотып, шушы машинаң белән тагын бер-ике ел йөреп торсаң яхшырак. Ник дигәндә, машина базарында алга таба ниләр буласын фаразлау кыен. Хәтта көзгә таба вазгыятьнең ничек булачагын да чамалап булмый, – ди Азат Тимерханов.

Тотылган иң популяр  машиналар (өч еллык)

Машина Бер ел эчендә күпмегә кыйммәтләнгән (процентларда) Хәзер уртача бәясе
Lada Granta 50 715 000
Hyundai Solaris 53 1,4 млн
Lada Vesta 46

 

 

995 000
Kio Rio 50 1,4 млн
Toyota Camry 50 3,2 млн

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү