Керәм, тапшырам, бар да яхшы булачак!

Керәм, тапшырам, бар да яхшы булачак! Быел бердәм дәүләт имтиханнарына килүче чыгарылыш сыйныф укучылары белемнәренә ышанган булуы белән аерылып тора. Алар бернинди ырым-шырымнарга да ышанмый, шпаргалка язуга да әллә ни игътибар бирмәгәннәр. Әллә үзләрен шулай тынычландыралар, әллә чынлап та, мәктәп елларын бушка уздырмаганнар.

Казандагы 89 нчы мәктәптә узган рус теле сынавына укучыларның хәлләрен белешергә дип Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде.  Имтиханга 3,5 сәгать вакыт бүлеп бирелгән. Министр әйтүенчә, беренче имтиханнарда кагыйдә бозу очраклары булмаган. Дөресрәге, күзәтүчеләрнең, укучылар шпаргалка алып кергән, дип шикләнүе расланмаган. Рус теленнән имтихан ике көнгә бүленгән. Анда 16 меңнән артык кеше катнаша. Шуларның 15813е – мәктәпне быел тәмамлаучылар. Беренче көнне 94 пункт эшләсә, шуның 83 – мәктәптә, 11е авыру балалар өчен өйдә оештырылган.

– Имтиханда дулкынлану да, борчылу да була, әлбәттә. Тик борчылмаска кирәк. Белгәнне биреп була. Иң мөһиме – шпаргалка алып кермәскә! Әгәр кесәңдә күп актарына башласаң, як-ягыңа карансаң, сөйләшсәң, сине куып та чыгарырга мөмкиннәр. Кагыйдә бозарга кирәкми, – диде Илсур Һадиуллин.

Укучылар нинди сүзләрне язганда еш хата җибәрә? Имтиханнарга ничек әзерләнгәннәр? Гадәттә, укытучылар, имтихан тапшыра алмасаң, ишегалды себерерсең, дип куркытырга ярата. Мондый очраклар да булганмы? Егет-кызларның фикерләрен белештек.

– Өтерләр куярга өйрәндем инде, башта авыр иде. Һәр хатаны аерым кабатладык. Башта кагыйдәләрне ятладык, аннан биремнәр чиштек. БДИ сораулары авыр булыр дип уйламыйм. Быел биремнәргә бераз үзгәрешләр кертелде. Әмма сораулар мәктәп программасыннан читкә чыкмас, – ди Владислав Климин. – Артык борчылмыйм, бик яхшы әзерләндем. Рус теле – туган тел бит. Кәефем яхшы. Имтихан алдыннан ял иттем. Бәлкем, кемдер муенына саклагыч бөти тагып килгәндер. Мин бары үз көчемә генә ышанам. Һичшиксез, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенә укырга керерлек баллар туплармын дип өметләнәм.

Узган елларда имтихан тапшыручылардан төрле ырымнар ишеткән бар. Әйтик, уң аягыңдагы оекбашка 5 сум акча кыстырып, ишектән уң аяк белән атлап керергә кирәк. Бу очракта билгең дә «5ле» булачак, янәсе. Кичтән мендәр астына китап салып йокласаң да, имтиханда уңыш елмаячак. Тик быелгы укучылар мондый юк-барга ышанмауларын белдерде. Моның башка ягы да бар. Ир-егетләр генә укый торган 7 нче лицей-интернаттан килгән җитди егетләр болар. Алар инде сиңа, ышанам, дип утырмас, әлбәттә. Булат Әхмәтов, курку хисе юк, ди. Яхшы укыган чөнки. Укуын Иннополиста дәвам итәсе килә. Чит шәһәрләрдәге вузларны сайлаучыларны да тәнкыйтьләми. Кайда әйбәт, шунда укысыннар, ди.

Кукмара районының Сәрдек авылыннан килеп укыган Мирза Шәймәрдановның исә Мәскәүгә китү исәбе дә бар. Информатика юнәлешен сайларга җыена. «Авылдан монда килүемә бер дә үкенмим, киресенчә, яңа юллар ачылды», – ди Мирза.

Лицейның тәрбия эшләре буенча  директор урынбасары Ильяс Әхмәтов та, бездә көчле егетләр генә укый, дип мактап алды. Мондый үсендереп торучылар да кирәк. «Кәефләре яхшы, без БДИны яхшы бирәбез, дип ышаналар», – ди ул.

49 нчы мәктәп укучысы Никита Плаксинның хыялы  юрист булу. Рус теле җайлы бит ул, дисә дә, соңгы 4 ай буе репетитор белән шөгыльләнгән. Тарих, җәмгыять белеменнән исә ике ел буе  түләүле өстәмә белем алган. «БДИ кирәкми дип уйлыйм. Укытучының күзенә карап тапшыру яхшырак дип уйлыйм. Мөгаллимнәр арасында, әзерләнмәсәң, бирә алмыйсың, дип куркытучылар да бар. Монысы инде артык», – ди Никита.

Быелгы укучылар, дулкынланам, борчылам, дисә дә, гаеп түгел. Ни өчен дигәндә, коронавирус чикләүләре сәбәпле, 9 нчы сыйныфта имтихан бирмәде алар. Шуңа күрә бу нәтиҗәләрдә дә чагылырга мөмкин.

– Быел  технологияләр үзгәрде. Хәзер укучыларны аудиторияләргә кертеп утыртабыз. Биремнәрне интернеттан кәгазьгә бастырып, укучыларга өләшәбез. Шуннан соң эшләрен сканер аша чыгартып, Мәскәүгә һәм үзебездәге үзәккә җибәрәбез. Бу вакытта берәү дә коридорга да, бәдрәфкә дә чыкмый. Моңа кадәр андый технология юк иде. Әгәр рус теленнән 24 балл җыйсаң, аттестат алу өчен җитә. Әмма моның белән генә әллә кая китеп булмый. Укырга керү өчен  күбрәк баллар кирәк. Медальгә дәгъва кылучылар 70тән ким балл җыймаска тиеш, – диде Илсур Һадиуллин. – Беренче  имтиханнарда 2600 күзәтүче катнашты. Бөтен бүлмәләргә дә видеокүзәтү җайланмалары куелган. Балалар үзләрен тыныч тотып, белемнәрен күрсәтер дип ышанабыз. Беренче нәтиҗәләр 17 июньдә билгеле булачак.

Имтиханны тапшыра алмаучыларга аны кабат 23 июнь яки 2 июльдә тапшыру мөмкинлеге бар. Ә кагыйдә бозучылар исә тагын бер елдан соң гына кабат бирә алачак.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү