Түбән Камада «Сибур» ял үзәге төзергә җыеналар

Түбән Кама башлыгы Рамил Муллин «Түбән Кама Нефтехим» социаль объектлары инфраструктурасында булачак үзгәрешләр, «Сибур» ял үзәге төзергә планлаштыруы турында сөйләде.  Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Киләчәктә безнең шәһәрдә сәламәтлек саклау системасы белән уртак система булыр дип өметләнәм. Бу мәсьәлә буенча без министрлык дәрәҗәсендә фикер алышачакбыз. Һәрхәлдә, җиһазларны яңарту буенча җитди планнар булуы куандыра», — дип нәтиҗә ясады җитәкче

.«Корабельная роща» шифаханәсенең киләчәге дә түбәнкамалылар арасында күп сораулар тудыра. Рамил Муллин ассызыклаганча, биредә әлеге учреждениене үзгәртеп кору белән бәйле җитди үзгәрешләр булачак, аның эшчәнлеге хәзер нефтехимикларны савыктыруга юнәлдереләчәк.

«Бу күп уңайлыклары булган шифаханә булачак. Ә тулаем алганда, «Сибур» куәтле ял үзәге төзергә планлаштыра», – дип билгеләп үтте Рамил Муллин.

Моннан тыш, «Сибур» килү белән нефтехимикларның Кара диңгез ярында корпоратив ял итү мөмкинлеге барлыкка килде.

Шулай ук компания планнарына туклану системасын үзгәртү дә керә. Предприятие территориясендә булган ашханәләр мәйданнарын үзгәртеп коруга зур акча тотылачак. «Сибур»ның планы – һәркем өчен мөмкин булган һәм сәламәт туклану булган эш рестораннары булдыру. Шулай ук көнкүреш биналарыннан алып, санитар бүлмәләргә кадәр предприятиенең башка сервислары системасы да үзгәрәчәк

 


Фикер өстәү