Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа спорт комплексы ачты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «СИБУР Арена НК» күп функцияле спорт үзәген ачуда катнашты.

Яңа объект иске «Дружба» спорт комплексы базасында төзелгән. Яңа спорт үзәге составына спорт-савыктыру комплексының төп бинасы кергән. Бу зур реконструкциядән соң биредә универсаль спорт залы белән яңа корпус төзелә, стадион ремонтлана. Яңа ачык спорт мәйданчыклары да барлыкка киләчәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Сибур» Татарстанда сәнәгать проектларын уңышлы тормышка ашырып кына калмый, республика үсешенә дә зур өлеш кертә. „Бу матур объект өчен “Сибур» җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре. Бу объектка ихтыяҗ зур булачак — Түбән Кама халкы спортны бик ярата. Монда булачак чемпионнар тәрбияләнәчәк дип ышанам. Шулай ук шәһәрдә күп кенә техникумнар, колледжлар, югары уку йортлары урнашкан, һәм безнең студентларның бер спорт комплексында спорт хезмәтләренең барлык төрләрен дә алу мөмкинлеге бик мөһим», — дип ассызыклады ТР Рәисе.

«Бу 21 гасырның чын объекты. Заманча, уңайлы комплекс. Бина практик рәвештә нульдән төзелгән. Бүгеннән биредә зур белгечләр һәм тренерлар командасы эшли башлый. Монда актив һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен барлык шартлар да тудырылган», — диде идарә рәисе, Сибур генераль директоры Михаил Карисалов.

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин республика җитәкчелегенә һәм «Сибур» акционерларына шәһәргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Үзәк заманча җайланмалар белән комплектланган. Ул өстәл теннисы, гандбол, волейбол, баскетбол, мини-футбол, йөзү, нәфис гимнастика, фитнес белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек бирәчәк. Барлык үзгәрешләрне исәпкә алып, яңа күп функцияле спорт үзәгенә килүче кешеләр елына 432 меңгә кадәр артачак.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа спорт комплексы ачты


Фикер өстәү