Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама район хастаханәсенең капиталь ремонтлау нәтиҗәләрен бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама үзәк район күп юнәлешле хастаханәсенең икенче дәвалау корпусын капиталь ремонтлау нәтиҗәләрен бәяләде. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин озата йөрде.

Республика Рәисенә икенче дәвалау корпусы 1990 елда төзелгәнлеге турында сөйләделәр. Ремонттан соң бина тулысынча үзгәргән. Бинада барлык инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, яңа лифтлар урнаштырылган. Пациентлар өчен душ бүлмәләре һәм санузелы булган уңайлы палаталар корылган. Шулай ук медицина персоналы өчен барлык шартлар да тудырылган.

Дәвалау корпусының куәте һәм җиһазлануы Түбән Кама агломерациясе пациентларына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, Халыкны һәм шул тирәдәге районнарны (Мамадыш һәм Яңа Чишмә районнары) Кама аша күпер төзелеше тәмамлануны исәпкә алып, 350 мең кешегә кадәр арттыру мөмкинлеге булачак.

Шулай ук визит барышында Түбән Каманың сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү мәсьәләләре тикшерелде.


Фикер өстәү