Рөстәм Миңнеханов Юдинода яңа өстәмә белем бирү үзәгендә һәм ремонтланган балалар бакчасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино бистәсендә «Сәяхәт» яңа өстәмә белем бирү үзәгендә һәм «Раушан» татар телендә тәрбия һәм белем бирелүче катнаш 417 нче балалар бакчасында булды. Республика Рәисен Казан мэры Илсур Метшин, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озата йөрде.

«Сәяхәт» үзәге 2,4 мең баланы колачлый. Шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә шартлар тудырылган. Яшь казанлылар техник фәннәрне өйрәнәләр, балчыктан чүлмәк ясау осталыгы нигезләрен үзләштерәләр, спорт, вокал һәм хореография белән шөгыльләнәләр.

Рөстәм Миңнеханов үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты, спорт һәм хореография залларында, балчыктан чүлмәк ясау остаханәсендә, уку сыйныфларында, вокал студиясендә, медиа-үзәктә, авиамодельләштерү һәм робототехника кабинетларында булды. Шулай ук республика Рәисе «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле активы белән очрашты.

Бирюзова урамындагы төп бина 1,5 мең балага исәпләнгән. Шулай ук үзәк үз эшчәнлеген 152 нче гимназия, 57 нче мәктәп, 182 нче һәм 188 нче лицейлар базасында алып бара. Әлеге белем бирү учреждениеләре тагын 900 баланы үз эченә ала.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Лейтенант Красиков урамындагы 417 нче балалар бакчасын капиталь ремонт нәтиҗәсе белән танышты. Бина 1957 елда ук Зеленодольск районының район комсомол комитеты ихтыяҗлары өчен төзелгән булган. 1996 елда ремонттан соң биредә балалар бакчасы ачылган. Соңгы елларда бина кирәкле таләпләргә җавап бирми башлаган. Капиталь ремонт кысаларында түбә яңартылды, тәрәзә блоклары, ишекләр, инженерлык челтәрләре алыштырылган, территория төзекләндерелгән. Шул ук вакытта төзүчеләр бинаның тарихи кыяфәтен дә саклап калганнар. Бакчада 137 бала тәрбияләнә.


Фикер өстәү