Киләсе өч ел бюджеты турындагы парламент тыңлауларының кайчан булачагы билгеле

“2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы законы проектын тикшерү буенча парламент тыңлаулары 19 октябрь көнне (14.00 сәгатьтә башлана) Дәүләт Советының Кече залында үткәреләчәк.

Парламент тыңлаулары Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайтында туры эфирда күрсәтеләчәк.

Закон проекты белән Дәүләт Советының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

 

 


Фикер өстәү