Кышын беркем дә яшәми торган Бакшанды авылы апалары: «Йөрәкләр авырта инде, балакай»

Без бу юлы кышын беркем дә яшәми торган авылны урап кайтырга булдык әле. Саба районының Бакшанды авылына өлкәннәр бары җәй көне генә яшәргә кайта. Техника булмаса, инешеннән чыга торган түгел. Ни өчен дигәндә, күпере юк.  Сагыну хисе биләгәндә, андый каршылыкларга гына карамыйсың икән ул.

Сары көзнең кояшлы матур көнендә барып кердек без Бакшандыга. Кеше яшәми торган авылда рөхсәтсез йөрү бераз читенрәк тә, әлбәттә. Ничектер, өйгә ишек шакымыйча кергән кебек. Без бер, берничә кеше генә яшәгән авылларның үткәне, бүгенгесе турында еш язып торабыз. Анда сөйләргә шаһитлар бар әле. Ә «телсез» авылда безгә беркем булыша алмаячак бит. Журналист буларак җим табылырмы? Буш урамнарда йөрүдән мәгънә булырмы? Шулай шикләнеп торсак та, тәки үзебезнекен иттек. Авылның бүгенгесен барып күрәсебез килде.

Җимерелмәгән дә,  бетеп тә җитмәгән әле бу авыл. Әйтерсең кешеләр каядыр  вакытлыча чыгып кына киткән. Дөрес, йортлар элеккеге кадәр юк инде. Заманасында  66лап йорты булган. Аларның урыны буш. Ә болай  7 йорт бар. Җәен  дүртесендә тормыш кайный. Чү, кайдадыр бик дәртле җыр яңгырый. Димәк, кемдер кунакка кайткан яки җәй кайтканнан китеп өлгермәгән. Менә шушы җыр тавышына киттек урам буйлап үргә күтәрелеп.  Иң беренче йортның капка төбендә тавыклар үлән йолкый. Димәк, аның да ишегендә йозак эленмәгәндер.

Урам уртасында чишмә ага. Авыл халкы карап тота икән. Шул тирәдәрәк ике агач арасына атынчык ясап куйганнар. Ул, җил искәндә, ялгыз гына тирбәлеп куя. Без килгәндә, авылда өч йортта кешеләр бар иде. Минсара әби белән күршесе Нурфия ханымны чакырдык та, шул ялгыз атынчыкка утыртып, яшьлекләрен искә төшерттек. Көянтә астырып, чишмәгә дә  алып бардык үзләрен. Сөйләгез әле, апалар, ни өчен авыл шушы хәлгә калган?

– Мин гомер буе фермада эшләдем. Пенсиягә чыкканчы мал асрадым. Ике улым бар. Кышка Казанга үзләре белән алып китәләр. Җәен атна саен кайталар. Унбер ел  шулай яшим инде. Бер дә китәсе килми. Авылда  бик рәхәт. Кышын юл булмагач, мәҗбүри генә барам, – ди 81 яшьлек Минсара Асатова.

Сүзгә  Нурфия апа кушылып: «Авылда бөтен нәрсә дә бар иде, хәзер юк инде, юк, юк, ю-у-у-к… – диде. – Авылдашлар  Арча, Кукмара якларына, Шәмәрдән бистәсенә күченеп китте. Картлар – бакыйлыкка… Шулай әкренләп таркалды инде Бакшанды. Авылга газ, су кертелгән. Юллар гына юк. Ярый әле үзебез басма салдык».

Нурфия ханым белән Арслангали абый ике кыз үстергән. Тиздән  Түбән Камага шулар янына китәргә җыеналар. Кызлары хәл белешергә кайткан. Шашлык пешереп, бәйрәм итүләре иде. Музыка шушы йортта яңгырый икән. Картлар кулына калган авылда мондый көйләр сирәк ишетелә торгандыр хәзер.

– Бетмәсен иде инде ул авыллар. Без аңа бик борчылабыз. Нигезне бер дә бетерәсе килми. Менә бу йортка кайтмыйлар инде. Сагындыра, бик сагындыра туган авыл. Түбән Камага киткәч, төшләргә дә кереп йөдәтә. Анда һаман шул авыл урамында йөрим, – ди  Нурфия апа.

Тавыклар үлән чемченеп йөргән йортта Флера апа ире Равил абый белән кайтып торгалый икән. «Капка төбенә чыгармый идек әле тавыкларны, чыгып киткәннәр бит», – диде Флера апа, уңайсызланып.

– Авыл беткәнгә йөрәгегез авыртадыр инде? – дип сорадык аннан.

– Авырта инде, балакай, барыбызныкы да. Бөтен нәрсә бетте бит… Әниләр сөйләве буенча, авылда 66 йорт булган. Әллә күбрәк, әллә азрак? Алар да белеп бетермидер инде аны. Авылның тарихын бик беләсебез килә. Тик  ничәнче елда оешканын беркем дә әйтә алмый. Кибет, клуб, мәктәп бар, ферма гөрләп тора иде. Барысы да таркалып бетте. Мин Бакшандыдан 1967 елда чыгып киткән идем. 2000 елларда әни янына кайтып-китеп йөрдем. Хәзер җәен яшибез, – ди Флера Газизова.

Аның әйтүенчә, авыл бетүнең беренче сәбәбе – юл булмау. Юл булмагач, эш юк. Кышын чаңгы белән кереп, газ-суга күз колак булып  китәләр икән. Юл булмагач, үзләре дә кышка кала алмый. «Авылга ашыгыч ярдәм дә керә алмый», – ди ул. Биек, карт агачлар өчен борчыла әле Флера апа. Җил-давыл чыкканда, агачлар  чыбыкка авып, ут-күз чыгуы да бар. Кешесе аз булса да, тормыш әкрен генә бара бит әле. Шуларны кисәргә кирәк. Апабыз шулай ди.

– Безнең авыл халкы гомергә бердәм булды. Коръән ашы үткәрсәк тә, бар кешене чакырдык. Берәүне дә калдырмадык. Хәзер дә күршеләр белән аралашып торабыз. Берәү кайта алмаганда, икенчебезнең бакчасына суын сибеп торабыз. Менә шулай яшәп ятабыз, сеңлем, – ди Флера апа.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү