Түгәрәк арыш икмәгендә – итле кәбестә РЕЦЕПТЫ

Илсөя Шәйхетдинова рецепты

Кирәк булачак: 500 г тавык яки сыер ите (сөяксез өлеше), 200 г ысланган колбаса, 2шәр кишер һәм башлы суган, 3–4 кара җимеш, 1 стакан ак шәраб (су булса да ярый), 800 г кәбестә, 2 аш кашыгы кетчуп, 1 розмарин ботагы, төелгән борыч катнашмасы, тәменчә тоз, 1 түгәрәк арыш икмәге, кыздыру өчен үсемлек мае.

Тавык итен уртача зурлыктагы кисәкләргә турыйбыз. Калын төпле табага үсемлек мае салып, итне алтынсу төскә кергәнче, җиңелчә генә кыздырабыз. Суганны шакмаклап турап, ит янына салабыз да икесен бергә кыздырып алабыз. Угыч аша чыгарып, кишер өстибез. Тоз сибеп, тагын бераз кыздырабыз. Суда тотып йомшарылган караҗимеш һәм колбаса өстибез. Тагын 3–4 минут кыздырабыз. Кәбестәне озынча итеп турап, табага салабыз. Шәраб (су) агызабыз. Кәбестә пешеп җиткәнче, салмак кына утта тотабыз. Тоз, борыч катнашмасы, розмарин һәм кетчуп өстәп, барысын бергә болгатабыз. 2–3 минуттан соң уттан алабыз.

Икмәкнең өстен капкач кебек кисәбез дә, йомшагын алабыз. Итле кәбестәне шул «савыт»ка тутырабыз. Икмәкне кисеп, бәлеш кебек ашыйбыз.


Фикер өстәү