Елны ничек сәламәтлеккә зыян салмый гына каршыларга?

Яңа елга аяк басарга санаулы сәгатьләр калып бара. Елның иң сыйлы бәйрәмен ничек сәламәтлеккә зыян салмый гына каршыларга? Табын әзерләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә? 

Танылган нутрициолог, дөрес туклану белгече Мөслихова Чулпан Хәлим кызы тәмле дә, шул ук вакытта организм өчен зыянлы да булмаган Яңа ел табыны корырга ярдәм итте.

Файдалы «Оливье»

1 нче салат. Яңа ел өстәлен «Оливье» салатыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Калорияле саналган салатны зыянсыз итеп тә ясарга мөмкин. Аның өчен бәрәңге, пешкән ит, тозлы кыяр, пешкән кишер, чи суган, составында шикәр булмаган консервланган борчак кирәк, ә майонезын үзебез ясыйбыз. Моның өчен өч йомырка сарысы, бер аш калагы зәйтүн мае, лимон согы, бер чәй кашыгы горчица, өч аш кашыгы каймак яисә йогырт кирәк. Барысын бергә блендер белән болгатасың. Әлеге майонез 2 көн саклана. Диабет белән авыручылар бәрәңге урынына батат яисә ак фасоль кулланырга була.

2 нче салат. Әлеге салат «Оливье»ны да алмаштыра ала. Пекин кәбестәсен, кыярны озынча итеп турыйбыз, алар янына тавыкның түш итен шакмаклап салабыз, шикәрсез консервланган борчак, тәменчә суган, тоз һәм өйдә ясалган майонез белән болгатабыз. Туклыклы, тәмле, аз калорияле салат әзер!

3 нче салат. Руккола белән моцареллалы тәмле, ансат ясала торган салат та табын яме булыр. Сай тәлинкәгә руккола салабыз, аның өстенә черри помидорларын, моцарелла сырын куябыз. Өстенә лимон согы сыгабыз, әз генә зәйтүн мае сибәбез, тәменчә тоз, борыч өстибез. Шулай ук бәлзәм серкәсе дә салырга мөмкин. Әлеге салатны хөрмә, гранат һәм әстерхан чикләвеге салып төрләндерергә дә була. Ясап карагыз әле, тәмле дә, файдалы да, матур да килеп чыга.

Каз-үрдәк киви сорый

Салаттан соң әкренләп аксымлы ризыкка күчсәк тә була. Алма, әфлисун белән пешерелгән каз, үрдәк, үз согында пешкән тавык ите яисә тәмләткечләр белән пешерелгән кызыл балык, койка бик отышлы була. Аны һәркем үзе теләгән рецепт буенча пешерә. Әгәр каз, үрдәк майлырак булса, алар артыннан имбир, ананас, киви яисә әчетеп тозланган кәбестә кабып куегыз. Кивида, мәсәлән, актинидин дигән фермент бар. Ул аксымны таркатырга ярдәм итә, ашкайнату системасын активлаштыра. Әчетеп тозланган кәбестә исә эчәклек системасы өчен файдалы, сару кайнау, кикереп интегүдән ярдәм итә. Һәр бәйрәм табынына санап үтелгән ризыкларны куегыз һәм ашкайнату системасының никадәр җиңелрәк эшләгәнен үзегез дә сизәчәксез.

Аш җиңел булсын

Табында итле ризыклар күп булганлыктан, пилмән, токмачлы аш урынына җиңелчәрәк ашлар пешерсәгез дә була. Мәсәлән, кабак, гөмбә, ясмык аш-боламыклары шундыйлардан.

Гөмбә ашы пешерү өчен, 500 г шампиньон, ике бәрәңге, бер баш суган, 200 мл кокос сөте, бер аш кашыгы зәйтүн мае һәм тәменчә тоз белән борыч кирәк була. Шакмаклап туралган бәрәңгене тозлы суда кайнатырга. Башта суганны зәйтүн маенда кызарганчы кыздырырга һәм аңа туралган гөмбәне өстәп, тагын 8–10 минут кыздырып алырга. Бәрәңге кайнаган шулпага гөмбәне салып кайнатып чыгарырга һәм блендерда изәргә. Кокос сөте өстәп кайнатып чыгарырга һәм сүндереп 10–15 минут тотканнан соң ашарга.

Бәлеш оны ак булмасын

Ничек инде татар гаиләсендә бәйрәм итле бәлешсез узсын ди?! Бәлешнең кандагы шикәр күләмен күтәрү дәрәҗәсен киметү өчен, югары сортлы ак онны эре бөртекле онга алмаштырырга кирәк. Бәрәңгесен иртәдән үк әрчеп, турап, салкын суга салып куйсагыз яхшы. Ә калориясен киметү өчен, бәлешне яшелчәләр белән ашагыз.

Кабымлык – бер табынлык  

Өстәл тулырак, матуррак торсын өчен, төрле кабымлыклар да куябыз. Алар да файдалы булса, яхшы.

1 нче кабымлык. Арыш ипие өстенә сарымсак һәм йогырт белән болгатылган чөгендер сылыйбыз, аның өстенә кечкенә кисәк сельдь балыгы куябыз, дижоня горчицасы һәм укроп, петрушка белән бизибез.

2 нче кабымлык. Ләвәшкә эремчекле сыр сылыйбыз, бер рәткә яшел салат яфраклары, икенче рәткә кызыл балык кисәкләре, өченче рәткә тагын яшел салат яфраклары куябыз да ләвәшне төрәбез һәм боҗралап кисәбез.

3 нче кабымлык. Өстәлне бизәр өчен канапэлар да ясарга мөмкин. Мәсәлән, угычта уылган сыр, кишер, сарымсакны каймак белән болгатып, помидор өстенә куябыз. Ә кыяр өстенә гуакомоле сылыйбыз, аның өстенә пешкән креветка куябыз. Сырны өчпочмаклап кисәбез, өстенә рәйхан яфрагы, каклаган помидор кисәге һәм зәйтүнне таякчык белән беркетәбез.

Татлы су куймагыз

Эчемлекләргә килгәндә өстәлгә татлы, газлы сулар куярга тырышмагыз. Аксымлы, майлы ризыклар белән бергә кушылса, эчәклектә әчешү китереп чыгарачак, метеоризм булырга, ашказаны ризыкларны эшкәртмәскә мөмкин. Өйдә кайнатылган компот, җиләкләрдән ясалган шикәрсез морсларга өстенлек бирегез. Шулай ук өстәлгә гади җылы су да куегыз. Графинда матур итеп күренсен өчен, аңа лимон кисәкләре, бөтнек яфрагы, виктория, кыяр кисәге салып җибәрергә мөмкин.

 

Белеп тор! 

Бәйрәмне «Оливье»дан башламагыз! Башта яшелчә салаты ашагыз. Шулай итсәгез, өстәл артында артыгын ашаудан тыелачаксыз һәм кандагы шикәр күләме дә, клетчатка кергәч, кисәк кенә югары күтәрелмәячәк.

Кибет казылыкларын натураль казылыкларга алмаштырыгыз. Натрий глутаматы кушылмаган, табигый тәмләткечләр белән ясалган казылыкларга өстенлек бирегез. Шулай ук өстәлгә пешкән тел куярга да мөмкин. Горбуша, кета балыкларын кечкенә кисәкләргә турап, кабымлык итеп пешереп куярга мөмкин.

Өстәлдә ризыклар төрле, әмма мулдан булмасын. Берничә көнгә җитәрлек итеп ясамагыз. Һәр көнне рационны төрләндереп торсагыз, күпкә файдалырак булачак. Яңа елны сәламәт туклану девизы астында каршылыйк.

Үзебезне онытмыйк

«Яңа ел мәшәкате дип, үзебез турында онытмаска кирәк!» – ди психолог, коуч Лилия Дәүләтшина. Аның түбәндәге 5 киңәше файдага булыр.

Нәтиҗә ясагыз. 10 минут вакыт табып, язып яки күңелегездән узган елның һәрбер аен барлап чыгыгыз. Мәсәлән, гыйнварда, февральдә… ноябрьдә нинди вакыйгалар булды? Нинди уңышларыгыз өчен үзегезне мактый аласыз? Алар өчен үзегезгә рәхмәт әйтегез.

Нинди авыр мизгелләр кичерергә туры килде? Күңелегездә авыр хисләр кузгалса, аларга урын бирегез. Үзегезне үзегез ишетергә теләгән сүзләр белән юатыгыз. Ахырдан декабрь аеның күңелдә калган мизгелләрен барлап чыгыгыз да узып баручы елга чын күңелегездән рәхмәт әйтегез.

Рәхмәт әйтегез. Узып барган елда терәк булган, сезнең үсешегездә ярдәм иткән туганнарыгыз һәм якыннарыгызны искә төшереп, рәхмәт әйтегез. Рәхмәтегезне язып, шалтыратып яки күрешеп тә җиткерергә мөмкин.

Ревизия ясагыз. Узып баручы елдагы ниләр белән саубуллашырга телисез һәм кайсыларын киләсе елга үзегез белән аласыз? Шулай ук язып куегыз. Мәсәлән, курку, ялкаулык, авыру, низаг, негатив уйларны узган елда калдырабыз.

Ачыклагыз. Киләсе елда нәрсәне булдырырга һәм көчәйтергә телисез? Исемлеген төзегез. Мәсәлән, «сәламәт, кыю, шат булырга, күп итеп сәяхәт кылырга, спорт белән шөгыльләнергә телим».

Максат һәм теләкләрне барлагыз. Киләсе 2024 ел өчен теләк һәм максатларыгызны языгыз. Үзегезгә һәм гаиләгезгә, илгә һәм гомумән, бөтен дөньяга бәйле нинди теләкләрегез бар – һәммәсен языгыз. Иң мөһиме – киләсе ел имин һәм тыныч ел булсын!


Фикер өстәү