Рөстәм Миңнеханов контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне озайтты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бер тапкыр бирелә торган 305 мең сум күләмендәге түләүне озайту турында указны имзалады. Документ республика җитәкчесенең рәсми порталында чыккан.

Аны 2023 елның 31 декабреннән соң Россия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән түбәндәге гражданнар ала алачак:

— Россия Кораллы Көчләренә Татарстан территориясеннән өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар;

— хәрби хезмәткә чакырылып Россия Саклану министрлыгы хәрби частьләрендә Татарстаннан дислокацияләнгән хезмәт итүчеләр;

— Саклану министрлыгының хәрби частьләрендә чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүчеләр яки Россия Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хезмәткә чакырылганнар; Татарстан Хәрби комиссариаты яки Казан сайлап алу пункты үткәргән эш нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәткә контракт (1 разряд) төзү турында карар кабул иткән гражданнар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисенең түләүләр турындагы алдагы указы контрактны 2023 елның 31 августыннан соң төзегән һәм 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булган хәрбиләргә кагыла иде.

/Татар-информ


Фикер өстәү