Октябрь аенда Россия Кораллы Көчләре белән контракт төзегән ирләргә өстәмә 200 мең сум түләнәчәк

Казанда быел октябрь аенда Россия Кораллы Көчләре белән контракт төзегән ир-егетләргә 200әр мең сум акча түләнәчәк. Акча махсус хәрби операциядә катнашу өчен 11–25 октябрь чорында контракт имзалаган Казан егетләренә бер тапкыр бирелә.

Контракт имзалаучылар хәрби хезмәткә сайлап алу пункты аша Казан башкарма комитеты аппаратына гариза юлларга тиеш. Аны паспорт, СНИЛС, ИНН күчермәләре, банк реквизитлары, хәрби комиссариаттан белешмә (контракт төзү турында мәгълүматны раслаган), шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык кәгазе белән тапшырырга кирәк.

Билгеле булганча, контракт имзалаган кешегә Россия Оборона министрлыгы бер тапкыр 195 мең сум күләмендә акча түли. Моннан тыш, Татарстанның ДОСААФ оешмасы аеруча кирәкле белгечлек ияләренә өстәмә 105 мең сум акча бирә. Махсус хәрби операция зонасында айлык хезмәт хакы исә 204 мең сумнан башлана.


Фикер өстәү