17 ел көткән: Яңа Кәшер мәктәбендә ремонт башланган

Августның соңгы көннәрендә Әлмәт районының 17 ел ремонт көткән Яңа Кәшер мәктәбен үзебез күреп кайткан идек. Әти–әниләр безгә: “Балаларны укырга җибәрергә куркабыз”, – дип борчуын җиткергән иде. 50 ел элек төзелгән мәктәп ярты гасыр эчендә бер генә тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән.

Командировкадан кайткач, мәктәптәге вазгыятьне Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга да җиткердек. Ниһаять, декабрь ахырында мәктәптән күңелле хәбәр килеп иреште.

Яңа Кәшердә 1 мең хуҗалык исәпләнә, 2,5 мең кеше яши. Мәктәптә 130дан артык бала белем ала.

– Без әлегә икенче бинага күчендек. Анда безнең спорт залы урнашкан иде. Әти-әниләр белән ремонт ясадык. Кечкенә генә булса да, барыбыз да сыйдык. Күрше авыл мәктәбенә йөреп уку түгел инде. Үзебезнеке бит. Төп бинада демонтаж эшләре башланды. Икенче катны ремонтка әзерли башладылар: барысын да сүтәләр. Ышанып та бетеп булмый әле. Хәбәрләрне алга таба да җиткезербез, – дип, сөенечләре белән уртаклашты Яңа Кәшер мәктәбе укытучылары.

 


Фикер өстәү