Мордва-Кармалка авылында яңа ФАП ачылган

2023 елның соңгы һәм иң зур бүләге – ФАП. Лениногорск районының Мордва–Кармалка авылында заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылган. Авыл халкы аны күптән көткән булган икән. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга район җитәкчеләре генә түгел, хәтта Кыш бабай үзе дә килгән. 

Фельдшер-акушерлык пункты “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча төзелгән. Ул 300 гә якын кешегә медицина ярдәме күрсәтәчәк. ФАП мөдире Гөлнара Исламова Мордва-Кармалкада 14 ел хезмәт куя. Аның әйтүенчә, дәвалау өчен җиһазлар җитә. Электрокардиограф, кислород аппараты да кайткан. Рәхәтләнеп эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл халкына биредә медицина ярдәме күрсәтеләчәк, шулай ук вакцинация, профилактик медицина тикшеренүе һәм диспансеризациянең беренче этабын үтү мөмкинлеге дә бар.


Фикер өстәү