Куяннарда Куян елы ничек үткән?

Озынколакларның елы үтеп бара, бусагада – Аҗдаһа елы. Минзәлә һәм Актаныш районнарындагы Куян авылында яшәүчеләрнең елны ничек башлаулары турында язган идек. Ел тәмамланганда, тагын бер кат хәлләрен белештек. Нинди яңалыклары бар икән?

Куян. Актаныш

Актаныш районының Куян авылында 95 йортта 252 кеше яши. Быел өч бала туган. Кибет, мәчет, медпунт, бакча – барысы да яңа. Мәктәп юк. Балалар Актанышка йөреп белем ала. Тик менә клублары гына иске. Әлеге мәсьәлә хәл ителергә тора. Ниһаять, 13 ел яңа клуб көткән Куян халкының гозерен ишеткәннәр. Быел программага кертелеп, киләсе елда мәдәният йорты төзелер дип өметләнәләр.

Куян елында авылда иң зур вакыйга – мәчеткә исем бирелү. Ул хәзер 44 ел буе имам вазыйфасын үтәгән мәрхүм Әхмәтшәех исемен йөртә. Авыл клубы мөдире Роза Хәбетдинова районда иң яхшы яхшы мәдәният хезмәткәре грантын отып, 50 мең сум акча белән бүләкләнгән. Авыл тарихында беренче мәртәбә Татарстанның атказанган сыер савучысы исемен алучы бар. Ул – Гөлсинә Хөсәенова. Дания апа белән Рәшит Абзаев алтын туйларын бәйрәм иткән. Аларның бергә тора башлауларына – 50 ел.

Куянда җәен капка төбендә кичке уеннар гөрләгән. Сабан туе мәйданында узган ял кичәсе дә быелның иң күңелле вакыйгасы булып истә калачак. Районнан чыкан танылган җырчылар концерт куйган. Куянның оста баянчысы Фирдәвес Әхмәтовны Казан телевидениесе төшереп киткән. Ул районда үткән гармунчылар фестивалендә өченче урын алган. Куянлылар “Җаным жәл түгел сиңа” спектакль куярга әзерләнә. Яңа елга да авылдашларын кызыклы тамаша белән сөендермәкчеләр.

Узган ел ике яшь пар гаилә корса, өчесе яңа йортка күчкән. Рузил Шакиров бабасының васыятен үтәп, аның нигезендә йорт җиткезгән. Бакчаларында утырткан груша үсентеләре үсеп киткән. Әти–әниләре өйне котлап бүләк иткән куяннары да исән–сау. Бар да яхшы, ил–көннәребез тыныч булсын, диләр.

Куян. Минзәлә

Авылда кеше торганын һәм тормаганы исәпләп 24 йорт бар. Фельдшер Вәзирә Гыйльмуллина әйтүенчә, авыл картайган, сабыйлар тумаган. Биш кеше бакыйлыкка күчкән.

– Үзара салым акчасына авыл урамына таш салынып бетте. Менә шул юл – иң зур сөенечтер. Авыл көне быел бик күңелле узды. Чит җирләрдән кайтучылар күп булды, – ди Вәзирә ханым.

Минзәләдә яшәүче Нәзимә апа Галләмова апа тырышлыгы белән авылда музей ачылган. Куянлылар экспонатлар табарга ярдәм иткән. Авылда ачык этнографик музей да төзисе килә Нәзимә апаның. Янында чәйханәсе дә булыр дип күзаллый. Аның мәрхүм ире, әтисе дә – Куян авылыннан. Заманасында укытучы булып эшләгән, хәзер балаларны шахмат серләренә өйрәтә. Җәй көне авыл апаларына гарәп теле дәресләре оештыра. Куян кешеләре арасында шигырь язучы, иҗат белән шөгыльләнүче шәхесләр шактый икән. Нәзимә апаның шулар турында җыентык та чыгарасы килә.

– Авылда бер генә чишмә дә юк. Ничек тә чишмә эзләп табасы иде, – ди Нәзимә Галләмова.

 


Фикер өстәү