Бүген Песошин Агросәнәгать паркында була, «Гаилә үзәге» янындагы акциядә катнаша

Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин берничә киңәшмә үткәрәчәк, шулай ук РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итүгә багышланган акциядә катнашачак. Бу хакта  ТР Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Алексей Песошин «Казан» Агросәнәгать паркында республика башкаласына фермерлар алып килгән продукция ассортименты белән танышырга ниятли. Шуннан соң ул «Казан» Гаилә үзәге янына юл тотачак.

«Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү — Синең сайлау!» акциясенә багышланган тантаналы чарада катнашырга ниятли», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

«Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Казан югары танк команда училищесы оркестры, шулай ук Үзәк хәрби округ һәм Казан шәһәренең иҗат коллективлары чыгыш ясар дип көтелә. Моннан тыш, бәйрәм программасы махсус билгеләнүдәге отряд сугышчылары чыгышын, хәрби, махсус һәм тарихи техника күргәзмәсен үз эченә ала. Мәйданчыкта шулай ук кыр кухнясы эшләячәк, РФ Коры җир гаскәрләренең мәгълүмат пункты һәм контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылачак.

Көн дәвамында ТР Премьер-министры Татарстан Хөкүмәте йортында торак, шулай ук социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт буенча республика программалары үтәлеше турында киңәшмәләр үткәрәчәк. Алексей Песошин юл эшләре, агросәнәгать комплексы, Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре хакында докладлар тыңлаячак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/02/196336/


Фикер өстәү