КПРФ партиясе сайлау кагыйдәләрен боза

Татарстан республикасының үзәк сайлау коммиссиясе уздырган сайлаулар кампаниясе барышында КПРФ вәкилләренең сайлау комиссияләренә карата провокацияон сәясәт үткәрүләре хакында хәбәр итәләр. КПРФ вәкилләре катнашындагы кайбер ситуацияләр аларның корректлы булмаган, закон нормаларына туры килми торган гамәлләр кылуын аныклый. Партия вәкилләре башка партияләрнең һәм кандидатларның хокукларына битараф калып, сайлау комиссияләре әгъзаларына басым ясап, гомум кабул ителгән нормаларны һәм процедураларны бозалар.

 

1 августта ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы КПРФтан киңәш алу хокукы белән файдаланып чираттагы провокацияон ситуация булдырды.Документларны карауны көтеп тормыйча, ул полиция нарядын чакырта, ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларына басым ясый, комиссиянең нормаль эшенә комачаулый һәм документларны бирмиләр, дип раслый.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын сайлау берләшмәләре документлары белән, киңәшмә тавышы хокукы белән таныштыру өчен реестр алып барыла. Анда документ белән танышканчы да, танышкач та язылырга кирәк. Танышу уза торган бинада видеоязма алып барыла. Үзәк сайлау комиссиясенең КПРФтан булган әгъзасы документлар белән даими танышу алып барды. Моны реестрда да, видеоязмаларда да күреп була. Алга таба ул үзе комиссиягә карата дәгъвалары булмавын аңлаткан.

Без бу конфликтның КПРФ әгъзасы тарафыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе эшенә киртә кую, җәнҗал куптару өчен, халык алдында сәбәп булдыру максатыннан гына кузгатылуын аңлыйбыз. Әлеге партия вәкилләре моңарчы да шундый ук ситуацяиләр китереп чыгарган. Мондый хәл булырга тиеш түгел. Бу сайлау комиссияләренең нормаль эшенә һәм аларның үз функцияләрен башкаруына комачаулый.

 

Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе сайлау процессында катнашучыларны гадел сайлау алды көрәше алып барырга, сайлау законнарын бозмаска һәм үз сайлаучылары алдында сәяси культураның югары дәрәҗәсен күрсәтергә чакыра.


Фикер өстәү