Фәрит Мөхәммәтшин танк училищесы курсантларын Хәрби ант кабул итү көне һәм Танкист көне белән котлады

Бүген Казан югары танк командасы Кызыл Байрак училищесында беренче курс курсантларын Хәрби антка китерү тантанасы узды. Чара танкист көне алдыннан булды. Танк училищесы курсантларын һәм укытучыларын, булачак танкистларның ата-аналарын бәйрәм белән республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Хәрби ант кабул итеп, сез яңа статус аласыз, — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин курсантларга мөрәҗәгать итеп. — Сезгә Ватаныбызны саклау буенча зур җаваплылык йөкләнә».

Парламент башлыгы танк гаскәрләре тарихы илебезнең героик үткәненнән аерылгысыз булуын билгеләде. Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык, ныклык һәм кыюлык күрсәтеп, танкист сугышчылар дошманны җиңүгә зур өлеш керттеләр. Әфганстан Демократик Республикасында, Россиянең Төньяк Кавказ төбәгендә хәрби бурычларны үтәү барышында, шулай ук махсус хәрби операция уздыру барышында хәрби-танкистлар тарафыннан югары һөнәри осталык һәм фидакарьлек күрсәтелде. «Үзләреннән алда килгәннәрнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итеп, бүген Ватанны саклаучылар хәрби өйрәнүне камилләштерәләр, илнең оборона куәтен ныгытуга ярдәм итәләр», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, курсантлар хәрби белем алу белән бергә, бу чорда Россия офицерының намусы һәм абруе формалаша.
Фәрит Мөхәммәтшин училищеның бөтен шәхси һәм профессор-укытучылар составын Танкист көне, Хәрби ант кабул итү көне белән котлады һәм барысына да уңышлы укулар һәм яхшы хезмәт теләде.

Бәйрәм белән шулай ук Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, РФ Оборона министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы Валерий Миронченко, дини конфессияләр вәкилләре, курсантларның ата-аналары да котлады.

 


Фикер өстәү