Рөстәм Нигъмәтуллин танк гаскәрләре ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

12 сентябрь – Танкистлар көне. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин танкистларны, танк гаскәрләре ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

“Танк гаскәрләре тарихы илебезнең шанлы үткәне белән аерылгысыз бәйле, – диелә котлауда. – Сугышчы-танкистлар дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында, гаять зур фидакарьлек, ныклык һәм батырлык күрсәтеп, дошманны җиңүгә үзләреннән бәһаләп бетергесез өлеш кертте.

Танкистлар Әфганстан Демократик Республикасында, Россиянең Төньяк Кавказ төбәгендә хәрби бурычларны үтәү барышында югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык һәм бик зур фидакарьлек, ныклык үрнәкләрен күрсәтте.

Ватанны саклаучыларның бүгенге буыны, аларның данлыклы традицияләрен дәвам итеп, сугышчан күнекмәләрен камилләштерә, илнең оборона куәтен ныгытуга ярдәм итә.
Барлык сугышчы-танкистларга һәм танк гаскәрләре ветераннарына хәрби бурычларын намуслы үтәүләре һәм хәрби антка тугрылыклы булулары өчен эчкерсез рәхмәтләремне белдерәм.

Бу бәйрәм көнендә язмышы танк гаскәрләре белән бәйле булган барча кешене тәбриклим! Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, хәрби әзерлекне үстерүдә алга таба уңышлар телим!” — диелгән котлауда.


Фикер өстәү