Татарстанда предприятие директоры законсыз рәвештә үзенә премияләр язган

«Тукай муниципаль районының капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры акча үзләштерүдә гаепләнә. Җинаять эшен судка бирделәр.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елдан 2023 елга кадәр җитәкче район башкарма комитеты рөхсәтеннән һәм килештерүдән башка үзенә премияләр язган. Ул 13 тапкыр үз-үзен бәйрәмнәр уңаеннан, хисап чорында эшләү нәтиҗәләре буенча, шулай ук сәбәпсез бүләкләү турында законсыз боерыклар чыгарган. Җитәкче предприятиегә 300 мең сум зыян китергән дип бәяләнә.

Гаепләнүче җинаять кылуга катнашы булуын тулысынча таныган, ә үзләштерелгән акчаларны кире кайтарган.


Фикер өстәү