Бу ялларда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә мәгариф оешмалары үз товарларын тәкъдим итәчәк

26 сентябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында (Аграрная ур., 2 й.) районнар һәм республика мәгариф оешмалары катнашында инде традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать кәсепчелек әйберләре ярминкәсе узачак, дип хәбәр ителә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.

Шулай итеп, бу атна шимбәсендә һәр район, алдагы еллардагы кебек, көллиятләр һәм техникумнар, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре белән берлектә үзләренең товарларын, иҗат җимешләрен сатуга чыгарачак.
Ярминкәдә шәһәр халкына чагыштырмача арзанлы бәядән камыр ризыклары, ашлык, агачтан, тимердән ясалган әйберләр, декоратив-гамәли иҗат әйберләре, консервланган продукция, яшелчә, бал, сөт ризыклары, кием-салым, йомырка һ.б. тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш ярминкәгә килүчеләр яшь сынчылар, балта осталары, тимерче, тимердән чүкеп ясау осталарының иҗат җимешләрен сатып алу, шулай ук районнар укучылары, студентлары һәм иҗат коллективлары әзерләгән чыгышларны карап хозурлану мөмкинлегенә ирешәчәк.
Чарада җыр-биюле мәдәни программа да күздә тотылган: районнар ярминкә урыннарында үзешчән сәнгать осталарының чыгышларын оештырачак.
Чара кысаларында, гадәттәгечә, түбәндәге номинацияләр буенча районнарның ярминкә урыны — “өйчек”ләренә смотр-конкурс үткәрү дә планлаштырыла: “Иң шәп ярминкә урыны өчен”, “Ярминкәнең мәдәни-массакүләм программасында актив катнашкан өчен”, “Тәкъдим ителгән иң яхшы продукция ассортименты өчен”, “Продукция сатудагы иҗадилык өчен”, “Ярминкә урынын югары дәрәҗәдә оештырган өчен”.
Шәһәр халкын һәм башкалабыз кунакларын 2020 елгы республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать кәсепчелек әйберләре ярминкәсенә көтеп калалар.


Фикер өстәү