Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Батыршин урамында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Ярминкәгә килүчеләрне җыр-биюләр, яңа пешкән камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән каршы алдылар. Продукцияне Чүпрәле муниципаль районыннан, Татарстан кулланучылар берлегеннән фермерлар, шулай ук республиканың эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәкъдим итте. Эшмәкәрләр сезонлы яшелчәләр, ит, балык, сыр, сөт продукциясе, йомырка, икмәк-күмәч әйберләре – якынча 10 млн. сумлык товар алып килгән.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров озатуында сәүдә рәтләрен карады, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты, тәкъдим ителгән товарларның ассортиментын һәм хакларын бәяләде.

Сатучылар белән аралашып, Фәрит Мөхәммәтшин сәүдә шартлары, чәчү орлыклары белән тәэмин ителеш белән кызыксынды, аларның теләкләрен тыңлады. Сатучылар республика җитәкчелегенә үзләре җитештергән продукцияләрне сату мәйданчыкларын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге алтыда ачыла, әмма күп кенә фермерлар билгеләп үткәнчә, товарларны беренче ике сәгатьтә сатып бетерәләр. Казанлыларның сүзләренә караганда, ярминкәләрдә бәяләр базар бәяләреннән түбәнрәк, ә продукция ассортименты югарырак.

Дәүләт Советы Рәисе журналистлар белән аралашканда, республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру – матур традиция, ул беренче ел гына дәвам итми, дип билгеләп үтте. «Бүген тәкъдим ителгән ассортиментка, продукция күләменә сөендем. Монда ризык, тозланган яшелчәләр, сезонлы яшелчәләр, җиләк-җимеш, сөт продукцияләре дә бар. Бәяләр дә кулай, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Шәһәр халкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен көтә, аларга ихтыяҗ бар, ә сатучылар инде үз сатып алучыларын да көтә. Минемчә, бу фермерларга да, безнең халыкка да ярдәм итүнең бик яхшы формасы».

Республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдән башлап һәр шимбәдә уза һәм 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сәүдә 14 мәйданчыкта, Чаллының ике мәйданчыгында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында, шулай ук 26 муниципаль районда алып барыла. Продукция белән республиканың 32 муниципаль районы, агрохолдинглар предприятиеләре, кече хуҗалыклар тәэмин итә.


Фикер өстәү