Республикада “Урманнарны саклыйк” Бөтенроссия акциясе узды

Бүген республика “Урманнарны саклыйк” дип аталган Бөтенроссия акциясе узды. Татарстанда барлыгы 595 гектар мәйданда 2 миллионнан артык үсенте утыртылар. Казанның “Салават күпере” торак комплексында да агач утырту чарасы узды.

– Без күптәннән инде әлеге мәйданны төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен башкарасы идек, — ди Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Әлеге генә урын тагын да матурланыр, ә утыртылган агачлар биредә яшәүчеләрне күп еллар сөендереп торыр дип өметләнәбез. Тулаем алганда, бүген Татарстан буенча акция 130 мәйданчыкта узды, аңа 20 меңнән артык кеше кушылды. Без катнашучыларның барысына да урманнарнны саклауга һәм арттыруга өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Акция кысаларында утыртылган агачларның барысы да безнең контрольдә булачак.

Агач утыртучылар арасында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә бар иде. Республиканың янгын сүндерү үзәге җитәкчесе Айдар Гайфуллин сүзләренә караганда, мондый чаралар тирә-якка игътибарлы булырга өйрәтә.

– Без үз эшебез белән башкаларны да ияртәбез. Бүген дә чарага күпме кеше килгән. Сабыйлары белән дә килүчеләр бар. Кечкенәдән агач утырткан бала, аның кадерен беләчәк, табигатьне саклаячак, – ди ул.

Биредә яшәүчеләр исә, утыртылган агачларны саклап кына торырбыз, диләр.

– “Салават күпере”ннән торак алгач, башта бу урынга күңел ятмады. Әмма соңгы арада тирә-якның матурлануын күреп, күңел сөенә. Матур паркыбыз бар, инде хәзер агачлар саны да артты. Мондый чараларны гел уздырып торсалар иде, – ди Илһам Шакиров урамында яшәүче Гөлия Хөснуллина.


Фикер өстәү