Хәрби комиссариат мобилизацияләнгән кешеләрнең кайсыларын кайтарып җибәрү турында аңлатты

Өлешчә мобилизациягә эләкмәү сәбәпле, моңа кадәр мобилизацияләнгән кешеләрне өйләренә кайтарып җибәрү очраклары турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан хәрби комиссариатында аңлаттылар.

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, студентларны кайтарып җибәрделәр.

Татарстанның хәрби комиссариатында аңлатуларынча, хәрби кафедраны тәмамлаган һәм солдат яки сержант вазифаларында булган хәрби хезмәткәрләрне башта ук мобилизацияләмәгәннәр.

Ә хәрби кафедра тәмамланганнан соң звание алган һәм күрсәтмә буенча хәрби частьләргә билгеләнгән запастагы офицерларны кайтарып җибәргәннәр.

«Росинкас»ның мобилизацияләнгән хезмәткәрләре дә кайтарып җибәрелде, закон буенча, аларга бронь бирелә.

Кадетлар һәм суворовчылар әзерләү һәм тәрбияләү белән шөгыльләнүче Кадет корпусларында һәм Суворов училищеларында хезмәт итүче офицерларны кайтарып җибәрделәр.

«Шулай да аларның теләкләре исәпкә алынды. Әйтик, Казанның Суворов училищесы укытучысы – мобилизацияләнгән офицерларның берсе кайтып китүдән баш тартты. Аны подразделение командиры итеп билгеләделәр һәм ул үз кул астында эшләүчеләрен ташламаска булды», – дип аңлаттылар Татарстан хәрби комиссариатында.

/Татар-информ


Фикер өстәү