Baza телеграм-каналы үзен Кырым күперендә шартлаган йөк машинасы хуҗасы дип атаган ир-ат белән видеоны бастырган. Ул булган хәлгә катнашы юк, дип белдерде. Канал мәгълүматлары буенча, аның туганнарының йортларында тентүләр үткәрелә, ә ул үзе чит илдә.
«Мин, Самир Юсубов, Кырым күперендә булган хәлгә бернинди дә катнашым юк», — ди ир-ат видеода.
Ул аңлатканча, йөк машинасын аның абыйсы (әтисенең туганнан туган абыйсы) — Махир Юсубов кулланган. «Гомер буе йөк ташулар белән шөгыльләнә, йөкне сайт аша ала», — диде Юсубов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat