Ботокссыз гүзәллек, яисә хатын-кызны чикләү ник кирәк?

Интернет киңлекләрендә бер мәгълүматка тап булдык әле. Күптән түгел Төрекмәнстанның яңа президенты Сердар Бердымөхәммәдов дәүләт эчендә хатын-кызларга кагылышлы тыюлар керткән, ди. Кайбер җирле мәгълүмат чаралары шулай дип язып чыккан. Тыю кием-салым, косметика куллану, көнкүрешкә кагыла.

Сердар әфәнде хатын-кызларның табигый гүзәллеге, җәмгыятьтәге дәрәҗәсе турында борчыла булса кирәк. Яңа башлык нәрсәләр тыя соң?

Бердән, хатын-кызларга сыланып торган кием һәм зәңгәр джинса чалбар кию тыела. Шул ук вакытта ак туй күлмәкләрен кияргә дә рөхсәт ителми. Дөрес киенмәсәң – штраф. Моннан тыш тырнак, керфек үстерү, чәч буяту да катгый тыела. Моның өчен берничә тәүлеккә иректән мәхрүм итү яисә акчалата штраф каралган. Ботокс та тыела. Аны, гомумән, агуга тиңләгәннәр. Аны илгә алып керү дә, куллану да рөхсәт ителми. Тагын бер тыю автоледиларга кагыла: машинада бары тик туганнар белән генә йөрергә (һәм 20.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча!) ярый.

Тыюлар нәрсәгә китерер? Гомумән, хатын-кызның иреген кысалардан чыгып кысу кирәкме? Бу җәһәттән гүзәл затларның фикерен белештек.

 

Чулпан Галиәхмәтова, журналист:

– Дөресен генә әйткәндә, хатын-кызның әллә ни иреген кысуны күрмим. Мәгълүматны ничек кабул итәсең бит. Матурлык салоныннан кайтып та кермәгәннәр өчен, бәлки, ирек кысу кебек тоелыр. Шәхсән үзем моны бары тик гүзәл затларның саулыгын кайгырту дип кабул итәм. Ботокс, шеллак, керфек үстерүнең киләчәктә нинди нәтиҗәгә китергәнен киләчәк җиткәч кенә беләчәкбез. Күрәсең, Төрекмәнстан хакимияте моның начар нәтиҗәләр кичерәчәген фаразлагандыр да, алдан ук чарасын күрәдер. Хатын-кызга белем алырга мөмкинлек бирелмәсә, үз фикерен әйтү тыелса, дәүләт гражданы буларак гражданлык бурычлары һәм хокукларын үтәргә мөмкинлек бирелмәсә, менә бу, минемчә, ирекне кысу инде. Ирекле булам дип әхлак кысаларыннан чыгу күренешләре ишәйгән заманда яшибез. Хәзерге көн психологлары кушканча баш бирмибез, үз-үзебезгә хуҗа, кеше фикеренә колак салмыйбыз, гомумән, кешеләрнең безнең турында фикер йөртергә хокуклары юк дип яшәү бик үк дөрес тә түгелдер, мөгаен. Ни дисәк тә, без җәмгыятьтә яшибез, кыргыйлар түгелбез. Ә җәмгыять ул үзара хөрмәт белән сугарылган мөнәсәбәтләрдән төзелә.

Күптән түгел Грозныйда булырга туры килде. Анда япь-яшь кызлар, нигездә, озынлыгы тубыкка кадәр җиткән итәк киеп йөри. Кыска итәк кигән бер генә хатын-кызны да күрмәдем. Тулысынча дини кануннар белән яшиләрдер дияргә капланып та бетмәгәннәр. Күбесе яулыгын чөеп кенә бәйләгән, төрле яктан чәчләре чыгып тора. «Ник кыска итәкләр, сыланып торган чалбарлар киеп йөрмисез?» – дип сорадым үзләреннән. «Безгә ярамый», – диләр.  «Штраф салалармы?» – дим. «Юк, карашлар башка булачак», – диләр. Бу инде тәрбия, җәмәгать. Кабартылган иреннәрсез, үз керфекләрең белән дә бәхетле яшәп була икән бит!

Төрекмәнстан Президентының бу язылмаган фәрманын мин көлемсерәп кенә кабул иттем. Ялган хәбәр түгелме икән дип уйладым. Хәзер фейклар заманы бит. Тоталитар дәүләттән  тагын да зуррак кысулар көтәргә була анысы. Әмма хатын-кызларны артык кысу ярамый. Революцияләр хатын-кыз иреген артык кысудан да ясала түгелме соң?!

 

Айгөл Гәрәева, визажист:

– Мин һәрвакыт табигый матурлык яклы. Ботокс, тырнак, керфек үстерү – минем өчен түгел. Һәр кешенең үзенең табигый гүзәллеге бар. Керфек-тырнак үстерми генә дә матур булу бик мөмкин. Ләкин хатын-кызның шул рәвешле иреген кысу белән килешеп бетмим. Һәр кеше үз башы белән уйлый, дигәндәй… Косметика куллану димәктән, җиңелчә генә дә бизәнеп була бит. Ул исә табигый матурлыкны тагын да куәтли генә. Кием мәсьәләсенә килгәндә, һәр кеше үзенә уңайлы дип тапкан кием сайлый. Кемгәдер – киң чалбар ошыйдыр, кайсылары кысып торганын кия. Шуны да искәртик: һәрберебез үзе өчен үзе җавап тотачак. Иң элек күңелләребез, ниятләребез изге булсын!

 

Зилә Сибгатуллина, медицина белгече:

– Әлбәттә, диндә тәнгә ябышып торган киемнәр кияргә ярамый диелә. Әмма бит бөтен кеше дә диндә түгел әле. Без бит белмибез – бу илдә диндарлык ни дәрәҗәдә икән? Тыюларның күбесе дә дини яктан аңлатыла һәм кешенең, бәлки, диндарлыгын арттыру максатыннан кертелмәкчедер. Безнең өчен  язылган бу тыюлар гадәттән тыш сыман күренәдер. Әмма бит Согуд Гәрабстаны һәм шуның ише илләр өчен бу гадәти хәл. Без исә шәригать кануннары буенча яши торган төбәк түгел. Шуңа да бу безнең өчен ят.

Үз мисалымнан чыгып әйтә алам: мин джинс чалбар киюдән баш тарттым. Әмма моңа карап кына дөньям ишелеп төшмәде. Хокукларым да чикләнмәде. Бу ел башыннан декоратив косметика кулланмый башладым. Шулай ук әллә ни зур югалту кичермәдем. Хәтта күбрәк матур сүзләр ишетә башлаганмындыр да әле.

Машина йөртүгә килгәндә, менә монысы белән килешмим. Хатын-кыз үзен лаеклы тота икән, ул ир-артсыз гына да үзен лаеклы күрсәтә ала, җәмгыятьтә кысадан чыкмый.

Ак туй күлмәге тыела дигәннән дә, бәлки, ачык күлмәк турында сүз барадыр. Ак төсне тыя алмыйлар бит инде.

Университетта группадашым Төрекмәнстаннан иде. Туган якка кайткач күлмәк-итәктән генә йөрибез, дип сөйләгәне бар. Алар өчен бу – норма.

 Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов, Усад бистәсе мәчете имам-хатыйбы:

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) «Аллаһы Тәгалә матурлыкны ярата», – дигән. Хәзерге заман матурлык индустриясе бик нык алга киткән. Ләкин нинди дә булса матурлык процедурасын ясатыр алдыннан кеше башта: «Бу гамәл динсез, әхлаксыз кешеләр артыннан иярү булмасмы?» – дип уйлансын иде. Бу гамәл кешенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән матурлыгын, йөз, гәүдә чалымнарын да бозмаска, үзгәртмәскә тиеш.  Хатын-кыз – табигате белән үк гүзәллек үрнәге. Аллаһы Тәгалә аны шундый итеп яраткан. Исламда хатын-кызның гаүрәт җирләрен каплап йөрергә тиешлеге дә әнә шушы гүзәллекне ят күзләрдән саклауны күздә тота.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү