Үзизоляция: тыюлар, чикләүләр, штрафлар кемгә кагыла һәм кагылмый?

Яңача яшәргә өйрәнәбез. 30 марттан Татарстан үзизоляция режимына күчте. Министрлар Кабинеты карары нигезендә көндәлек тормышка шактый үзгәрешләр кертелде. Шулар турында искә төшерәбез.

НӘРСӘ, КЕМГӘ ТЫЕЛА?

Хроник авырулары булган һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр торыр урыннарыннан сәбәпсез чыгарга тиеш түгел. Искәрмә булып сәламәтлек һәм гомергә куркыныч янау очраклары гына санала.

Барлык гражданнарга да үзизоляция режимын бозу тыела. Искәрмә: якын-тирәдәге даруханә, азык-төлек кибетләренә чыгу; якында урнашкан контейнерларга чүп ташларга чыгу; йорт урыныннан 100 метр ераклык радиусында йорт хайваннарын урамга алып чыгу; ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган очрак. Өлкәннәрдән башка урамга чыккан балаларның әти-әниләренә карата чаралар күреләчәк.

Чикләү кагылмый: өзлексез эшләүче оешмалар, сәламәтлек саклау, дәүләт идарәсе учреждениеләре, азык-төлек сату кибетләре, даруханәләр. Өйдән чыгарга рөхсәт барлыгын эш бирүчедән белешмә алып расларга мөмкин булачак.

Россия күләмендә ЗАГСларда никах теркәү рөхсәт ителми. Бары тик туу һәм үлем очрагын теркәү генә башкарылачак. Никахны билгеле бер сәбәпләр булганда гына рәсмиләштерү каралган.

Парк, урман-паркларга керү тыела. Аларны тәэмин итүчеләргә генә эшчәнлек алып бару рөхсәт ителә.

30 марттан күпфункцияле үзәкләр әзер документлар бирү белән генә шөгыльләнәчәк. Кабул итү булмаячак.

Санитар-эпидемиологик вазгыять тотрыкланганчы язгы ау сезоны да кичектерелә.

НӘРСӘ ТЫЕЛМЫЙ?

Дистанцион рәвештә товар сату, такси, җәмәгать туклануы өлкәсендә китереп бирү һәм үзең белән ризык сатып алып китү (еда на вынос) хезмәтләре.

ТРАНСПОРТ НИЧЕК ЭШЛИ?

1 апрельдән муниципалитетара пассажир һәм багаж ташу тыела. Татарстан Республикасы эчендә һәм аның чигеннән йөк ташу өчен махсус белешмә сорала. Казан шәһәрендә җәмәгать транспорты эше туктатылмый, әмма рейслар киметеләчәк. Җәмәгать транспорты якшәмбе көн эш режимы буенча хәрәкәт итәчәк, 21.00 кадәр эшләячәк. Аларның эшчәнлеге буенча сорауларны шушы телефон номерына шалтыратып бирергә була: +7(843)275-30-50.

Такси хезмәте эшчәнлеген дәвам иттерә. 1 апрельдән Татарстанның барлык юнәлешләре буенча электричкалар хәрәкәте чикләнелә.

Җәмәгать транспортында 1,5 метр дистанция сакларга киңәш ителә.

Республикадан чит шәһәрләргә чыгып йөрергә дә киңәш ителми.

КЕМГӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?

Пенсионерлар, ялгыз кешеләр һәм инвалидлар өчен азык-төлек, дару китереп бирү өчен телефон номерлары: 88002003411, (843) 598-2-598, (843) 2381000. Районнарда социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бердәм «кайнар линия» телефон номеры: 88002225900 (шалтыратулар көн саен 7.30 – 20.00 сәгатьләрдә кабул ителә).

Россия буенча бердәм «кайнар линия»: 8-800-2000-112.

Татарстан буенча статистика мәгълүматлары белән танышу өчен сайт: rt-covid19.ru

ХАСТАХАНӘЛӘР НИЧЕК ЭШЛИ?

Шәхси медицина үзәкләре элеккеге режимында эшләвен дәвам иттерә. Татарстанда, башка төбәкләрдәге кебек үк, медицина тикшеренүе, диспансеризация һәм физиотерапия кебек хезмәт күрсәтүләр туктатылды. Беренче медицина, кичектергесез ярдәм күрсәтү каралган. План буенча кабул итүләр санитар-эпидемиологик хәл тотрыкланганчы туктатыла. Әлегә башка төр ярдәм күрсәтү буенча хәбәрләр юк.

Хроник, онкологик авырулары булган кешеләргә медицина ярдәме һичшиксез күрсәтеләчәк. Шушы көннәрдә кабул ителәчәк регламентта хезмәт күрсәтү тәртибе язылган булачак.

НИНДИ ШТРАФЛАР КАРАЛГАН?

Үзизоляция режимын контрольгә алу өчен урамнарга полиция һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре рейд белән чыгачак. Алар гражданнарны туктатып, ни сәбәпле чыгулары турында сорарга хокуклы. Сәбәпсез урамга чыгучыларга Административ хокук бозулар Кодексының 6.3 маддәсе нигезендә штраф салыначак. Әлегә бу сумма 100 – 500 аралыгында тирбәлә. Якын арада ул да артырга мөмкин.

Россия Дәүләт Думасы карантин режимын бозучыларга карата таләпләрне кырыслатты.

Карантин шартларын бозган физик затларга 15 меңнән башлап 40 меңгә кадәр акчалата штраф каралган. Вазифаи затлар өчен бу сумма 50 меңнән башлап 150 меңгә кадәр, юридик затларга 500 меңнән башлап штраф яисә 30 тәүлеккә эшчәнлекне туктату яный.

Карантин бозу кешеләрнең күпләп чирләвенә китергән икән, 1 миллионга кадәр штраф яный. Моннан тыш әлеге кешегә билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне 3 елга кадәр тыю яисә аерым вазифаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителү каралган.

Кагыйдә бозу кеше үлеменә китерә икән, штраф та артачак, иректән мәхрүм итү срогы да биш елга кадәр озайтылачак. Җитдирәк очракта – ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, мондый зат 7 елга төрмәгә озатылачак.

Карантинны бозучыларны иң зур җәза – җиде елга ирегеннән мәхрүм итү көтә. Бу карантин бозу кешеләр үлеменә китергән очракта бирелә. Үлем-китем булмаса, физик затка 700000 сумга кадәр штраф яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы биреләчәк.

Ялган мәгълүмат таратучыларга 3 миллионга кадәр штраф каралган (юридик затларга). Мондый хәбәр кемгә дә булса зыян салса, үлемгә китерсә, штраф 5 миллионга кадәр артачак.

НИНДИ АВЫРУЛАРЫ БУЛГАН КЕШЕЛӘРГӘ ИЗОЛЯЦИЯ МӘҖБҮРИ?

Эндокрин системасы авырулары – шикәр диабеты; сулыш органнары авырулары – астма, обструктив үпкә авыруы, бронхоэктатик авыру; кан әйләнеше системасы авырулары; сидек юлы органнары авырулары; трансплантация кичергән органнары булган кешеләр.

 

Фото: zen.yandex.ru


Фикер өстәү