Татарстаннан гарасат үткән: «Җил егермеләп агачны аударып, юлны ябып куйган, ут чыбыклары өзелгән»

Кичә республиканың төрле районнарында давыл булып узды. Көн кыздырып торуның нәтиҗәсе кичке якта күренде. Күп кенә җирләрдә агачлар авып, өй түбәләре кубарылды. Питрәч районының Богородское авылында яшәүче Луиза ханым, бездә давыл көчле булды, ди.

– Яңгыр килсә, кот очып тора. Капка төбендә каен агачы үсеп утыра иде. Ничек өстемә төшмәде. Җил тамыры белән кубарып аткан шуны, — ди ул.

Хезмәттәшебез Риман Гыйлемханов та, кичә Биектау районындагы бакчасына барып җитә алмаган. Ул килүгә, давыл котырып, 20ләп нарат агачы авып, бакчага керә торган юлны ябып куйган.

– Хатыным белән оныгымны чакырып чыгардым да, Казанга кайтып киттек. Агачлар аугач, электр чыбыклары өзелгән иде. Алмагачларда бер алма калмаган. Утны бүген иртән биргәннәр. Әле менә шуларны карап кайтып киләм. Юлларны чистарталар, агачларны кисеп ташлыйлар, – ди Риман абый.

Ә сезнең яклардан давыл уздымы?

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү