Казан циркында филләр чыгышына алдагы рәтләргә билетлар сатылмаячак

Циркта өстәмә иминлек чараларын күрүнең сәбәбе – манежда ана филләрнең сугышуына бәйле күңелсезлек килеп чыгу.

Казан циркында филләр чыгышына алдагы ике рәткә билетлар сатылмаячак. Цирк директоры Рамил Шәрифуллин Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. “Киләчәктә филләр чыгышы күздә тотылганда, бердәнбер юл – ул да булса беренче ике рәткә билетлар сатмау”, – дигән ул.

Филләр чыгышы вакытында цирк хезмәткәрләренә манежны тимер челтәр белән әйләндереп алырга киңәш иткәннәр. Әмма күп тонналы хайваннарның һөҗүменә бернинди дә киртә чыдамый.

“Кыргый җәнлекләрнең чыгышы өчен читлек кебек төрле киртәләр ясала. Әмма арыслан яки юлбарысның авырлыгы уртача 250 кг булса, филнеке – берничә тапкыр зуррак”, – дигән Рамил Шәрифуллин.


Фикер өстәү