Казан циркы якшәмбе көнне узган тамаша өчен сатылган билетларның бәясен кире кайтарачак. Анда филләр сугышып, шоу туктатылган иде.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә цирк директоры Рамил Шәрифуллин хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, цирк чыгымнары 1 миллион сумны тәшкил итәчәк. Моннан тыш, Дженни белән Магда кушаматлы филләр сугышканда тамашачы урындыгы да җимерелгән.