Коронавирусның туберкулез көчәеп китүгә сәбәпче булуы ачыкланган

Телевидениедән сәламәтлек турында тапшырулар алып баручы табиб Александр Мясников коронавирус аркасында Россиядә туберкулез көчәю ихтималын әйткән. Мәскәүнең 71 нчы хастаханәсе баш табибы бу хакта URA.RU хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

– Туберкулез беркая китмәде. Ковид аркасында игътибарның кимүе туберкулезның яңа дулкынына китерергә мөмкин. Бездәге вазгыять Европа илләрендәгегә һәм Америкадагыга караганда начаррак, – дигән Мясников.

Ул түбәндәге статистик мәгълүматларны китереп үткән. Хәзер Россиядә 100 мең кешегә туберкулезлы 60-100 кеше туры килә. Чагыштыру өчен: Көнбатыш илләрдә бу күрсәткеч чама белән 10 кешене тәшкил итә.

Аның әйтүенчә, башка чирләр белән, аерым алганда, онкология  белән дә шундый ук хәл күзәтелә. Белгеч аңлатып үткәнчә, туберкулезның кайбер очракларда даруларга бирешмәве килеп туган вазгыятьне тагын да катлауландыра.


Фикер өстәү