Фоат Галимуллин: «Әдәбияты булмаган халыкның теле бик гади»

Иртә белән көнемне «ТНВ» каналыннан «Әткәм-әнкәмнең теле» сәхифәсен тыңлаудан башлыйм. Аны алып баручы Фоат абый Галимуллинның ике минутлык тапшыруында һәр сүз тирәнтен уйланылган, шундук күңел түренә кереп урнаша. Кыскалыкта – осталык, дип юкка гына әйтмиләр шул. Гомере буена тел, милләт сагында булып, бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән олпат милләттәшебезнең әйтер сүзләре, әлбәттә, бихисап.

 – Фоат абый, билгеле сәбәпләр белән вазгыять үзгәреп торуга карамастан, соңгы араларда телне, милләтне саклау буенча күп эшләр эшләнә. Әмма күреп торабыз: җитәрлек түгел. Сезнеңчә, бу проблеманы тагын нинди гамәлләр белән хәл итеп булыр иде?

– Бу – бик катлаулы сорау. Бүгенге шартларда аңа җавап табу да кыен. Минемчә, иң дөрес юлы – мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын тулы хокуклы итеп укыту. Бу моннан ике ел элек кенә шулай иде. Шуңа кайтмыйча, мәсьәләне хәл итеп булмый.  Гадәттә, телне үстерергә, камилләштерергә кирәк, дип әйтәләр. Әмма татар теле инде ул – камилләшкән, үскән тел. Аны махсус үстерүнең кирәге юк дип уйлыйм. Без моңа  кадәр дөрес укытмаганбыз, дигән фикер дә дөрес түгел. Дөньяда 5 меңнән артык тел бар. Шулар арасында аралашу, фән, әдәбият өчен иң кулае дип ЮНЕСКО тарафыннан 14 тел сайлап алынган. Татар теле дә шушы – исемлектә. Бу бик күп нәрсә турында сөйли. Шушы ук темага кагылышлы тагын бер проблеманы дөрес хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Бөек әдибебез Әмирхан ага Еники 1990 нчы елларда «Кояш баер алдыннан» китабында: «Без юкка гына рус телле балаларны татарча сөйләшергә, укытырга тырышабыз. Безнең азаплануыбыз ул нәтиҗәсез булачак. Татар балалары аны туган тел буларак өйрәнергә тиешләр. Ә бүтән халыкларга ихтыяҗ тудырырга кирәк», – дип бик аңлаешлы итеп язды. Аксакалыбызның сүзләре расланды. Бүтән кавемнәрдән өйрәнергә теләүчеләр аз булды.  Нәтиҗәдә үзебезнең балаларны укыту буенча да фаҗигале дип әйтерлек хәл килеп чыкты. Тел ике рәвештә саклана ала. Беренчесе: аңлы аралашу, фәнни фикерләшү, киң кулланылыш өчен булырга,  икенчесе: әдәби әсәрләрдә гәүдәләнергә тиеш. Әдәбияты булмаган халыкның теле бик гади, көнкүрештә аралашу өчен генә. Чын мәгънәсендә эстетик ләззәт бирә торган, хис-кичерешләр тудыра, шуның белән укучыларның күңелен баета торган тел әдәбиятта гына була ала. Тик, ни кызганыч, атнасына бер сәгатьлек әдәбият дәресендә  укытучы балаларга нәрсә бирә ала? Әдипләрнең исемнәрен санап чыкса гына инде.

– Бу җәһәттән Татарстан Президенты каршындагы татар Телен саклау һәм  үстерү комиссиясенә нинди өметләр баглыйсыз?

– Мондый комиссиянең төзелүе бик әйбәт. Марат Әхмәтов  аны, озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләсә дә,  бик уңышлы алып бара. Чыннан да, шундый бер кеше кирәк булган икән. Иң мөһиме, теләк, омтылыш булырга тиеш шул. Аңарда ул бар. Әле генә «Татар сүзе» дигән бәйге уздырдык. Мин анда жюри әгъзасы булдым. Бәйгедә дүрт меңгә якын кеше катнашты. Берничә миллионлы халкыбыз өчен, бәлки, бу күп тә түгелдер. Әмма беренчесендә үк шулай күтәрелеп чыгу телебез яши дигәнне аңлата. Димәк, әдәби әсәрләр укуга омтылыш бар. Шунысы бик куандырды. Бу бәйгенең мәйданы елдан-ел киңәя барыр дип өметләнәбез. Әмма ничек кенә булса да, бу – мәсьәләне хәл итүнең төп юлы түгел. Бары тик өстәмә генә. Комиссия башка проектларны да җәелдереп җибәрде. Марат Әхмәтовка уңышлар телик һәм, иң мөһиме, анда үзебез дә катнашыйк. Боларның барысы да – бердәмлекне таләп итә торган гамәлләр.

– Фоат абый, сүз дигәннән,  хәзерге буын алып баручылары элеккегеләрдән нык аерыла. Өлгереп калырга тырышкан кебек, тиз-тиз укырга, сөйләргә омтылалар. Әйтергә кирәк, яшьләргә мондый ритм бик ошый, без дә күнегеп барабыз сыман. Бу – замана  таләбеме?

– Әдәби сөйләмгә мәктәпләрдә әһәмият бирелергә тиеш иде. Әлбәттә инде, замана шаукымы да бик көчле йогынты ясый. Телефоннар, башка төрле гаджетлар төп аралашу коралына әверелде. Шунда телне өзек-төтек, кыска гына итеп, ниндидер символлар белән генә куллануларын яхшы күрәбез. Бу да сөйләмне үзгәртүгә этәрә. Язма эшләргә дә  игътибар кимеде. Кимемәс иде, дәресләр юк. Гомуми мохит, ягъни дәүләт тарафыннан туган телләргә булган игътибарның юкка чыга баруы да тәэсир итә. Татар теленең җәмгыятьтәге кулланылышы һаман азая. Шуңа күрә җентекләп, җиренә җиткереп сөйләүне кирәксенми башлыйлар. Радио, телевидениегә килгәндә, журналистлар мөмкин кадәр  татарча дөрес сөйләшергә омтылалар әле. Әмма алар да – шул буыннан үсеп чыккан кешеләр бит, аларга да телнең хәзерге вакыттагы кадерсезлеге йогынты ясый.  Шуңа да мәгънә, җөмләләрне оештыру ягыннан бик күп ялгышлар җибәрәләр.

– Бүгенге журналистлар арасыннан кемнәрне сүз остасы дип атар идегез?

– Илдар Кыямовның сөйләшүе ошый, грамоталы, күп укыганлыгы күренеп тора. Фәридә Төхвәтуллина җиренә җиткереп сөйләшә. Айзат Шәймәрданов дигән егет бар, теле дә бай, җөмләләре дә төзек. Сорауларны әңгәмәдәшкә ниндидер ачкыч итеп бирә белә. Шөкер, телебезнең кадерен белгән кешеләр байтак әле.

– Үзегез сөйләм теленә  төрле күнегүләр ярдәмендә ирештегезме?

– Сөйләү ул фикерләүгә бәйле. Моның өчен кеше иң әүвәл әдәбият укырга тиеш. Өстән-өстән генә түгел, тирәнтен итеп, образлар белән бәхәсләшеп. Икенчесе: кешеләр белән аралашу бик әһәмиятле. Миңа яшьтән үк олылар белән дә, балалар белән дә эшләргә туры килде, чөнки 16 яшьтән клуб мөдире итеп куйдылар. Агитатор булып та йөрдек. Фермаларга, кырларга барып, гәҗит  булса да укып кайтыгыз, дип кушалар иде. Концертлар да куйдык. Кечкенәдән нәфис сүз, әдәби әсәрләр укырга күнектем. Ул сүзнең тәмен табарга өйрәтә. Кешеләргә сүзнең ничек тәэсир иткәнен күзәтәсең. Аларның ничек кабул итүенә карап, интонацияне үзгәртәсең. Боларның барысы да сүзнең үтемлерәк булуына  ярдәм итә.

Мин башта Алабуга мәдәният һәм агарту училищесының театр бүлегендә укыдым. Бу уку йортыннан  күренекле артистлар укып чыкты. Театрларны кадрлар белән тәэмин итүнең бер чыганагы иде ул. Үзем исә, аны тәмамлагач, Татарстан радиосына диктор булып килдем. Төп коралым сөйләм теле булды. Ул вакытта радиода Айрат Арсланов, Мәрьям Арсланова, Камал Саттарова кебек тел белгечләре эшләде. Остазларым мине эшләргә дә өйрәттеләр, тәрбия дә бирделәр,  үрнәк тә күрсәттеләр. Ул яктан бик бәхетле булдым. Соңрак Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамладым.

– Фәнни эшкә килгәндә, сез 1920–1930 нчы еллар әдәбиятын төп тема итеп алгансыз. Укучыларга файдасын, кулланышын да ачыклагансыз. Чагыштырып карасак, бүгенге әдәбият белән дә шул дәрәҗәдә кызыксынучылар бармы?

– Әдәбиятны бөтен халык бертигез кабул итә алмый. Әмма аны буыннан-буынга тапшырырга омтылганнар, тормыш дәреслеге итеп кулланганнар. Хәзер дә әдәби әсәр укылмый дип әйтеп булмый. Бигрәк тә укымышлы татар халкы турында сүз барганда. Китаплар, шөкер, басыла тора. Татарстан китап нәшрияты гына да елына 300 ләп китап бастыра. Дөрес, элеккечә зур тираж белән түгел. Әмма халык ала, укый. Журналларыбыз-газеталарыбыз да яши. Шул исәптән да төп газета буларак «Ватаным Татарстан»ны  яратып укыйбыз. Тик шунысы бар: хәзер матбугатта әдәбиятны пропагандалауга игътибар да, тәнкыйть материаллары да кимеде. Югыйсә телебезне саклап калу өчен аларга бер бөтен булып яшәргә кирәк.  Вакыт үтәр, авырлыклар узып китәр. Әдәбиятта өзеклек булмаска тиеш.

– Фоат абый, без сезне тәнкыйтьче буларак та яхшы беләбез. Әле генә, тәнкыйть азрак дип, бу  мәсьәләгә дә дә кагылып киттегез. Ни сәбәпле бетә бара?

– Тәнкыйть бөтенләй бетте дип әйтеп булмый. Журналларда төрле рубрикалар чыгып килә әле. Әмма  тәнкыйтьчеләр әзерләүгә игътибар бик кимеде. Сәбәбе дә бар: аларның иҗатына каләм хакы юк. Күп дигәндә, андый язмаларга рәхмәт әйтергә мөмкиннәр. Югыйсә Тукаебыз да: «Тәнкыйть – кирәкле шәйдер», – дип язып калдырган. Тәнкыйтьче әсәрнең уңай ягын да, кимчелекләрен дә күрергә тиеш. Шул вакытта гына файдасы булачак. 1930 нчы елларда исә әдәбиятны күсәк белән орган кебек, халыкның гайрәте чигәрлек итеп тәнкыйтьләгәннәр. Мондый алым халыкны әдәбияттан биздерә, аның зыяннан башка файдасы юк.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 

 

Фоат Галимулла улы Галимуллин Кукмара районының Арпаяз авылында 1941 елның 21 мартында дөньяга килгән. Татар әдәбияты белгече, Казан федераль университетының атказанган профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР, Россия, Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Җамал Вәлиди, Мәҗит Гафури, Фатих Кәрим исемендәге премияләр лауреаты. «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» өчен ордены медале белән бүләкләнә.

 

 

 


Фикер өстәү