Сиңа да авыр, миңа да… «ВТ» хәбәрчесе Казан хастаханәсендәге вазгыятьне күзәтеп кайтты

«ВТ» хәбәрчесе Казан хастаханәләренең берсендә булып, андагы вазгыятьне күзәтеп кайтты.

Хастаханәләрдә – мәхшәр! Авырып, табибка йомышы төшкән кешеләр бүген шулай дип көрсенә. Мәкерле чир көннән-көн котырган чорда башкача була да алмый кебек. Бүген хастаханәләр ничек яши? «ВТ» хәбәрчесе Казан хастаханәләренең берсендә булып, андагы вазгыятьне күзәтеп кайтты.

Күрәчәк булмасын!

Җомга иртәсе башкаланың Зорге урамында урнашкан 21 нче шәһәр хастаханәсенә юл тотам. Минем белән беррәттән шул ук тарафка бер төркем кеше атлый. Без иң беренчеләрдер дип сөенеп куйган идем, ялгышканмын. Хастаханәдә алма төшәрлек тә урын юк иде инде. Гардеробка кием тапшырганда минем белән бергә килгән олы яшьләрдәге бер ханым белән сөйләшеп киттек. Шикәр чиреннән интегүче апа даими күренеп торган табибы белән киңәшләшергә килгән икән. Сүз арасында: «Коронавирус котырган чакта хастаханәгә килергә курыкмыйсызмы?» – дип сорыйм үзеннән. «Беркая чыкмыйча, өйдә яткан күршем дә ковид белән чирләп ята, сеңлем. Күрәчәк булмасын! Бу вирусны йоктырмыйм дип, булган чиреңне дәваламыйча да ята алмыйсың инде», – ди ул.

Хастаханәдә иң күп чиратның кайсы бүлмә янында икәнен чамалыйсыздыр. ПЦР-тест тапшырырга теләүчеләрдән торган сөлге буе чиратта егермеләп кеше санадым. Коронавирус белән авыру сәбәпле «больничный» ачтырырга-озайтырга теләүчеләр сафы да шул чама иде. Чират дигәненең ыгы-зыгылы, гаугалы урын икәнлегенә ияләнеп беткән инде без. Әмма коронавирус бу күренешкә дә төзәтмә керткән, ахры. Һәркем үз чиратын сабыр гына көтеп утыра бирә.

Хастаханә янында яшәүче Алсу Гарипова өч көн элек үзен начар хис итә башлаган. Моңарчы бер дә күзәтелмәгәнчә сәер итеп гәүдәсе сызлаудан туктамагач, даруханәдән экспресс-тест алып караган. Ул уңай нәтиҗә күрсәткән. «Тест чынлап та дөрес нәтиҗә ясаганмы-юкмы икәнен ачыклау өчен ПЦР-тест биреп карарга булдым. Бер дә хәлем юк. Миңа кадәр чиратта 10 кеше бар. Ахыргача көтәм инде. Беркем дә рәхәттән килеп утырмаган, бөтенесе минем хәлдә», – ди Алсу.

Һәркемнән сабырлык сорала

Хастаханәнең баш табиб урынбасары Диана Тимеркаева сүзләренә караганда, бүген хастаханәдә чиратларны булдырмас өчен барысы да эшләнә.

– Чиратларны мөмкин кадәр киметергә тырышабыз. Авыруларны борчыган сорауларга дистанцион рәвештә – телефон аша да җавап бирәбез. Алар да, үз чиратында, безнең хәлгә керсен, вазгыятьне аңлап кабул итсен иде. Коткыга бирелергә ярамый! Чиргә каршы көрәшкәндә иң төп коралларның берсе бу, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Коронавирусның яңа дулкыны эшне аеруча тиз тотты. Диана Тимеркаева сүзләре белән әйтсәк, бер көн эчендә бар дөньяны бөтереп алды ул. «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шалтыратулар 24 гыйнвардан арта башлаган. «Бу көнне 323 кеше өенә табиб чакыртты. Тормышыбызда коронавирус пәйда булганчы колл-үзәккә көненә шундый 30–40 мөрәҗәгать килә иде. Ковид барлыкка килгәч, табиб чакыручылар саны тәүлегенә 200гә җитте. Моннан да зур  саннар була алмый дип уйлаган идек. Ялгышканбыз икән. Кичә, мәсәлән, 375 кеше өенә табиб чакыртты», – ди Диана Тимеркаева. Гомумән алганда, соңгы арада өйгә табиб чакырулар 8–10 тапкыр арткан. Бүген 21 нче шәһәр хастаханәсендә көненә 200ләп кешедә коронавирус ачыклана, 600ләп кешедән мазок алына икән.

Вазгыять катлаулы. Әмма республиканың дәвалау оешмалары коронавирусның яңа дулкынына каршы торырга әзер. «ВТ» хәбәрчесе булып кайткан 21 нче шәһәр хастаханәсен генә алыйк. Биредә коронавирусны дәвалау өчен өстәмә бушлай ташламалы дарулар, вирусны тиз арада ачыкларга ярдәм итүче экспресс-тестлар сатып алынган. Моннан тыш хастаханәгә халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен яңа машиналар да тапшырылган. Белгечләр табибларга ярдәмгә ординатор-студентлар җибәргән өчен республиканың медицина юнәлешендә белем бирүче уку йортларына да рәхмәтле.

Диана Тимеркаева сүзләренә караганда, соңгы арада коронавирус белән күбрәк яшьләр авырый башлаган. Бәхеткә, аларның күбесе бу чирне җиңелрәк кичерә. Баш табиб урынбасары моны коронавируска каршы вакцина ясату нәтиҗәсе дип саный.

– Бездә эшләүче табиблар арасында да коронавирус белән авыручылар шактый. Аларның да күбесе – яшьләр. Коронавирус белән авыручы кешене кабул итеп, 2–3 көн узуга, еш кына табиб үзе дә ковид белән авырый башлый. Алар «больничный»га җибәрелә, – ди Диана Тимеркаева.

Билгеле булганча, 2 февральдән хастаханәләрдәге планлы кабул итү, диспансеризацияне туктату турында карар үз көченә керде. Бу коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче табиблар сафын тулыландыру максатыннан эшләнде. Авырып киткән табибларны да нәкъ менә шушы белгечләр алмаштыра. Дөрес, хастаханәләрнең кан әйләнеше системасына кагылышлы авыруларны, шикәр чире, яман шешле авыруларны кабул итүче бүлекләре элеккечә үк эшләвен дәвам итә.

Шул рәвешле болай да алны-ялны белмәгән табибларның эше бүген икеләтә артты. Мондый чакта белгечләрдән генә түгел, алар ярдәм иткән авырулардан да сабырлык сорала. Кирәксә-кирәкмәсә өйгә табиб чакыртмау – мәкерле чир котырганда иң зур ярдәм.

– Әгәр температура 38дән артмаса, өч көн дәвамында ул күтәрелгән очракта да төшеп торса, табиб чакыртырга кирәкми – өйдә генә дәвалану хәерле, – ди Диана Тимеркаева. – Чирнең беренче билгеләре күренүгә үк авыру, сәламәт кешеләр янына якын килмәскә, битлектән йөрергә, тиешле даруларны вакытында эчеп, борын, тамакны һәрчак чистартып торырга тиеш. Коронавирусның яңа штаммы, нигездә, өске сулыш юлларын зарарлый. Тавыш карлыгу, тавыш бетү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Үпкәләр элеккеге штаммнар белән чагыштырганда сирәгрәк зарарлана. Йөкле хатын-кызлар  үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга тиеш.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү