Түләдең дә онытылды түгел: салым акчасын кайтару турындагы 10 сорауга җавап

Безнең хезмәт хакыннан башлап, барлык төр керемнәребездән дә акча тотып калына. Күп очракта шушы тотып калынган салым акчасын кире кайтарырга да мөмкин. Татарстан буенча 6 нчы номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия МӨХЕТДИНОВА салым «вычет»ы кайтару белән бәйле сорауларга җавап бирде.

Бер ел эчендә фатир сатып, яңасын алсаң, декларация тапшырасы түгел, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

Билгеле булганча, биш елдан кимрәк вакыт дәвамында үз милкең булып торган мөлкәт өчен декларация тапшырырга кирәк. Узган ел бу юнәлештә яңа закон гамәлгә керде. Ике яки аннан да күбрәк балалы гаилә, фатирын сатып, бер ел эчендә зуррак яңа фатир сатып алып, торак шартларын яхшырткан булса, декларация тапшырмый. Алардан аңлатма язуы гына кирәк булачак. Әмма бу мөмкинлектән файдалану өчен, гаиләнең бик күп таләпләр буенча туры килүе кирәк. Бу очракта фатир мәйданы да, гаиләнең башка милке булу-булмау да исәпкә алына. Ипотекага алынган фатир хуҗалары өчен дә яңалык бар. Банк белән Салым хезмәте тарафыннан килешү төзелгән булса, хәзер аларга да кәгазь декларация тапшырырга кирәк булмаячак. Моның өчен кешенең Салым хезмәте сайтында (http://www.nalog.gov.ru/www.nalog.gov.ru) шәхси бите булырга тиеш. Банк кирәкле документларны безгә электрон рәвештә юллый, кеше шәхси кабинет аша үзенә җибәрелгән документларны расларга тиеш була.  Аннары салым «вычет»ы акчасының күчкәнен көтәсе кала. Салым декларациясен, гомумән, электрон рәвештә тапшырырга киңәш итәр идем. Болай эшләгәндә ул безнең базада көнендә үк күренәчәк. Кәгазь декларация Салым хезмәте базасында күренсен өчен исә уртача биш көн вакыт кирәк. Салым хезмәте сайтындагы шәхси бит аша хәзер бик күп хезмәтләрдән өйдән чыкмыйча гына да файдаланып була.

Быелдан башлап спорт белән шөгыльләнгән өчен түләгән акчаның да 13 процентын кайтарып була?

Әйе быелдан башлап төрле фитнес-клубларда, бассейн, спорт залларында шөгыльләнгән өчен түләгән акчадан да салым “вычет”ы кайтарып була. Әмма бу министрлык тарафыннан расланган исемлеккә кергән спорт, сәламәтләндерү оешмаларына гына кагыла. Закон әле быел гына гамәлгә керде. Шуңа күрә 2022 елда сатып алынган юлламалар өчен салым “вычет”ын киләсе елда гына кайтарып булачак.

Кайсы төр салым “вычеты”н гомердә бер генә тапкыр, кайсын берничә тапкыр кайтарырга мөмкин?

Милек “вычет”ын гомердә бер тапкыр гына кайтарып була. Стандарт, социаль, һөнәри “вычет”ларны үз гомереңдә ничә тапкыр кайтарсаң да рөхсәт ителә.

Милек “вычет”ын кайтару тәртибе нинди?

Билгеле булганча, милек бәясенең ике миллион сумыннан «вычет» кайтарып була. Кеше милек өчен түләгән акчасының 260 мең сумын (2 миллион сумның 13 проценты. – Д.Г,) кире кайтара ала дигән сүз бу. Һәр календарь елы өчен үзегезнең хезмәт хакыннан тотып калынган салым күләмендә «вычет» алырга мөмкин. Калган сумма да янмый, аны киләсе елларда алып бетерәсе булачак. Ипотека процентлары өчен дә «вычет» кайтарып була. Әмма аны бер объекттан гына кайтарырга мөмкин. Процентлар буенча «вычет»ның максималь күләме – 3 миллион сум. Шул рәвешле шушы ипотека каплаганда түләнгән процентларның 390 мең сумын (3 миллионның 13 проценты. – Д.Г.) кеше кире кайтара ала булып чыга.

Милек «вычет»ына тиешле сумманы бер объекттан кайтарып бетермәсәң, аны икенчесеннән кайтарып бетерергә була. Әйтик кеше беренче фатиры өчен шушы  максималь ике миллион сумның 1800000 сумыннан гына «вычет» кайтара алган ди. Гомер озынлыгы белән тагын бер фатир ала калса, калган 200 мең сумынының милек «вычет»ын ул әнә шуннан кайтарып бетерә алачак. Әмма бу 2014 елның 1 гыйнварыннан соң тораклы булган кешеләргә генә кагыла. Әлеге закон нәкъ менә шул көннән үз көченә керде. Әгәр мөлкәткә 2014 елның 1 гыйнварына кадәр ия булгансыз икән, салым «вычет»ына гомер эчендә бер генә мәртәбә дәгъва кыла аласыз.

Милек «вычет»ын ир дә, хатын да кайтара аламы?

Әйе, кайтара ала. Моның өчен алар икесе дә милек хуҗасы булырга тиеш. Икесенең берсе генә милек хуҗасы булып, ул инде үз гомерендә бер тапкыр милек «вычет»ы алган булса, хәзерге милек өчен бу «вычет»ны ир яки хатын гына да кайтара ала. Бу очракта инде аның милек хуҗасы булып теркәлгәнме-юкмы икәнлеге мөһим түгел. Әмма моның өчен алар иң элек өлешләрне бүлешү турында гариза язарга тиеш.

Пенсионерлар да милек «вычет»ын кайтара аламы?

2012 елның 1 гыйнварыннан лаеклы ялдагылар файдасына яңа тәртип кертелде. Хәзер пенсионер милек «вычет»ын узган елларда эшләве өчен сорый ала. Әмма монда өч елдан да күбрәк чигенергә ярамый. Пенсионер кайчан торак алган булса да, күпчелек очракта, соңгы дүрт календарь елы өчен салым «вычет»ы алырга мөмкин. Димәк, 2022 елда ул 2021, 2019, 2018, 2017 еллар өчен салымының бер өлешен кире кайтара ала. Әмма бу эшләүче пенсионерларга гына кагыла. Бу очракта салым оешмасына барлык кирәкле документлар белән бергә (рәсемдә) пенсия таныклыгы күчермәсен дә тапшырырга кирәк булачак.

Социаль вычетка кемнәр дәгъва итә ала?

Социаль «вычет»ны кайтару түләп дәваланучы, түләп укучыларга каралган. Әйтик, кеше үзен, балигъ булмаган баласын, ирен яки хатынын, әти-әнисен дәвалау өчен тотылган сумма, кирәкле дару һәм препаратлар сатып алу өчен сарыф ителгән акчадан «вычет» сорарга мөмкин. Түләп дәваланганда кайтарыла торган «вычет» ике төргә бүленә. Гади дәвалану вакытында кайтарыла торган социаль «вычет»ның күләме чикләнгән. Ул салым елына 120 мең сумны тәшкил итә. Димәк, кире кайтарып була торган максималь сумма 15600 сумга тигез. Медицина оешмасыннан бирелгән белешмәдә авыруга күрсәтелгән хезмәт коды «кыйммәтле» дип күрсәтелгән булса, аның өчен кайтарып булган «вычет» күләме чикләнмәгән. 150 мең, 200 мең сумнан да социаль «вычет» кайтарырга мөмкин.

Укыган өчен акчаны ничек кире кайтарырга?

Моның өчен эшләмәүче студент көндезге бүлектә, эшләүчесе кичке яки читтән торып уку бүлегендә укырга тиеш. Көндезге бүлектә укучы баласы өчен «вычет»ны әти-әнисе кайтара. Түләп укыган өчен кайтарылган «вычет» күләме бер балага 50 мең сумнан да артмый. Баланың укуына түләү өчен ана капиталы акчасы тотылган булса, салым «вычет»ы кайтарылмый. Сүз уңаеннан, музыка мәктәбе, автомәктәптә укыган өчен  дә салым «вычет»ы кайтарырга мөмкин.

Шунысын да әйтергә кирәк, ир белән хатын бер-берсенең укуы өчен салым «вычет»ы кайтара алмый. Ә менә абый белән сеңел, апа белән энекәш бер-берсенең укуы өчен «вычет» кайтара алалар.

Стандарт “вычет”ны кемнәр кайтара ала?

Стандарт «вычет»ларны балигъ булмаган балалары яисә көндезге бүлектә белем алучы 24 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар, опекуннар, попечительләр кайтара ала. Ул эш урыныннан бирелә. Моның өчен бухгалтериягә баланың туу турында таныклыгын тапшырып, гариза язарга кирәк. Аның нигезендә хезмәт хакыннан тотып калынган салымнан беренче-икенче балага – айга 1400 сум, өченче балага 3 мең сум «вычет» түләнергә тиеш. Беренче-икенче инвалид балаларга бу акча – 13400 сум, өченче һәм аннан соңгы авыру балаларга 15 мең сум тәшкил итә.  Әгәр бу акчаны эш урыныннан бирмәсәләр, кеше аны декларация нигезендә салым органы аша кайтара ала. Ел дәвамында керем 350 мең сумнан артса, стандарт «вычет» бирелми. Шулай ук стандарт «вычет»ларны кайтару Чернобыльдә, блокадада булганнарга, инвалидларга да каралган.

Һөнәри «вычет» дигәндә нәрсә күздә тотыла?

Бу очракта һөнәри “вычет” турында сүз бара. Аны шәхси эшмәкәрләр, үзләренә эшләүче адвокатлар, нотариуслар, фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә бүләкләнүчеләр, ачыш ясаучы авторлар кайтара ала. Әмма аңа дәгъва итү өчен алар керемнәреннән 13 процентын түләп барырга тиеш. Әйтик, шәхси эшмәкәр, гади система белән эшләп, салымны 6 процент күләмендә генә түләп барган икән, ул әлеге «вычет»ка өметләнә алмый.

Милек «вычет»ын кайтару тәртибе

  1. Милек «вычет»ына дәгъва кылган кеше рәсми төстә эшләргә һәм торак аның исемендә булырга тиеш.
  2. Иң элек соңгы ел өчен декларация тутырырга кирәк.
  3. Декларация белән бергә эш урыныннан 2НДФЛ белешмәсе, фатир алганны яки йорт төзүне раслаучы белешмә, сату-алу килешүе, шартнамә, Теркәү палатасыннан күчерелмә, түләү кәгазьләре кирәк булачак. Әлеге документларны салым түләүче теркәлгән урыны буенча урнашкан салым оешмасына тапшырырга тиеш.
  4. Салым «вычет»ы документлар тапшырганда күрсәтелгән исәп-хисап счетына дүрт ай эчендә күчәргә тиеш. Шул вакыт эчендә акча күчмәсә, салым оешмасына мөрәҗәгать итеп, тоткарлыкның сәбәбен белешергә кирәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү