Язгы бурыч. Салымчылар алдында кемнәр хисап тотарга тиеш?

Ике атна вакыт калды! Узган елда алган керемнәр өчен 2 майга кадәр салым декларациясе тутырып бетерергә кирәк. Югыйсә штраф чәпәячәкләр. Салымчылар алдында кемнәр хисап тотарга тиеш? Быел тармакта нинди яңалыклар гамәлгә кергән? Бу хакта Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

Салымнарны санар чак

– 2023 ел өчен декларация кампаниясе тәмамланырга бер айдан да кимрәк вакыт калды. Узган ел алган керемнәр өчен 2 майга кадәр хисап тотарга кирәк, – диде җитәкче.

Аның әйтүенчә, салым декларациясен тапшыруның дүрт ысулы бар. «Аны салым түләүченең шәхси кабинеты, Дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша җибәрергә,  яшәү урыны буенча салым инспекциясенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип аңлатты Марат Сафиуллин. Керемнәре турында вакытында хисап тотмаучыларга кимендә 1 мең сум күләмендә штраф яный.

Былтыр Татарстанда яшәүчеләрнең 96 проценты салым декларациясен шәхси кабинет аша гына юллаган. Татарстанның баш салымчысы әйтүенчә, алай уңайлырак та, җиңелрәк тә. Ник дисәң, салымчының шәхси кабинетында кирәкле мәгълүматның күп өлеше үзеннән-үзе тутырыла. Биредә үк салым күләмен дә ачыкларга мөмкин.

Сүз уңаеннан, 18 һәм 25 апрель көннәрендә республиканың барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен Ачык ишекләр көне узачак. Аның кысасында һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба алачак. Белгечләр салым декларациясен тутырырга да ярдәм итәчәк.

Кемнәр түләми?

Керемгә кайсы очракта салым түләмәскә икәне дә билгеле.

– Физик затлар ике очракта керемнәре өчен хисап тотудан азат ителә. Беренчедән, мирас итеп алган, хосусыйлаштырылган, якын туганыңнан бүләк буларак яки рента килешүе буенча алган һәм бердәнбер милеккә өч ел хуҗа булып торганда, салым декларациясе тутырырга кирәкми. Калган барлык очракта да, милек бер кешедә биш ел һәм аннан да күбрәк вакыт теркәлгән булырга тиеш, – диде Марат Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, күпме вакыт хуҗа булып торуга карамастан, бәясе 1 миллион сумга кадәр милек һәм 250 мең сумга кадәр транспорт чаралары өчен дә салым салынмый. Әмма бу сату-алу килешүенә теләсә нинди бәя язарга ярый дигән сүз түгел. Салымчылар милекнең кадастр бәясен исәпкә ала.

Ел башыннан бирле салым органнарында 235 меңнән артык декларация теркәлгән инде. Шуның 24 мең чамасы физик затлардан килеп ирешкән. Алар казнага 1,3 миллиард сум акча түләячәк. Ә декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча республика бюджетына 4 миллиард сумнан артык акча керер дип фаразлана.

14 миллиард сумлык «вычет»

Марат Сафиуллин шуны да искәртте: 2 майга кадәр узган ел алган керемгә салым декларациясен генә тапшырып бетерергә кирәк, бу таләп салым чигерүләренә кагылмый. «Әлеге төр түләүне алу өчен, декларацияне ел дәвамында юлларга мөмкин», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләр салым чигерүен алу хокукыннан еш файдалана. Мәсәлән, 2022 елда 13,2 миллиард сумлык «вычет» кайтарылса, былтыр әлеге сан 13,7 миллиард сумны тәшкил иткән. Узган ел кайтарылган акчаның якынча 12 миллиард сумы – милек чигерүләре.

Киләсе елдан социаль «вычет» алу эше җиңеләячәк тә әле. Билгеле булганча, милек сатып алуга салым чигерүе белән беррәттән, уку, дәвалану, иминиятләштерү, фитнес өчен дә салым чигерүе кайтарырга мөмкин. Мәсәлән, түләүле клиникада теш дәваладыгыз, ди. Хәзер әлеге хезмәт өчен салым чигерүе кайтарырга теләүчеләр оешмадан документлар җыярга һәм шуны декларациягә беркетергә тиеш. Ә киләсе елдан аяк ардырып йөрмәсәгез дә ярый. Ягъни теге яки бу хезмәт күрсәтүче оешма салым органына кирәкле мәгълүматны үзе җибәрә алачак. Бу очракта салым түләүче документ җыю, аны салым органына тапшыру эшеннән азат ителәчәк. Моның өчен хезмәт күрсәтүче оешмага гариза язарга кирәк булачак.

 

Быелдан ил халкы тәүге тапкыр банк кертеменнән алган процентлар өчен дә салымчылар алдында хисап тотачак. Сүз 150 мең сумнан артып киткән акча турында бара. Ягъни кеше банк кертеменнән процент рәвешендә 200 мең сум күләмендә еллык керем алган, ди. Аның 150 мең сумыннан салым тотылмаячак. Ә менә калган акчадан 6500 сум (13 процент) күләмендә салым түләргә туры киләчәк.

 

Кайсы очракта салым декларациясе тутырырга кирәк?

  • Торак, җир яки транспорт чарасын сатканда.
  • Милекне арендага биреп торганда.
  • Шәхси эшкуарлар, нотариуслар һәм адвокатларга.
  • Якын булмаган туганыңнан кыйммәтле бүләк алганда.
  • Чит илдәге чыганаклардан керем алганда.
  • Лотереяда 4–15 мең сум акча отканда.
  • Кыйммәтле кәгазьләр сатканда.

Фикер өстәү