Көек мәктәбе директоры Лариса Глибина: «Укучыларның күбесен исемләп беләм»

Питрәч районындагы Көек лицее республикада гына түгел, илдә иң зур авыл мәктәбе булып санала. Анда бүген 3 меңгә якын укучы белем ала. Әлеге уку йортын күпләр ишетеп беләдер. Яңа уку елында урыннар җитмәү сәбәпле, әти-әниләр арасында шактый гына шау-шу купкан иде. Барысын да ничек җайга салырга? Лицейдагы үзгәрешләр, проблемалар турында директор Лариса Глибина белән сөйләштек.

Лариса Викторовна, меңләгән укучыны ничек күз уңында тотып өлгерәсез?

– Мәктәп ачылганга өч ел була. Беренче елны 1350 бала кабул иткән идек. Бездә – ике смена, биш көнлек укыту системасы. Иң мөһиме – укытучылар, сыйныф җитәкчеләре белән эшне дөрес итеп оештыру. Ун урынбасарым бар. Һәр бала – контрольдә. Укучыларның күбесен, бигрәк тә сәләтле һәм тәртип ягыннан аерылып торганнарны исемләп беләм. Хәзерге вакытта 800 урынга исәпләнгән яңа корпус төзелә. Димәк, балалар саны тагын артачак.

60тан артык түгәрәк эшли. Укучыларның бер минуты да бушка үтми. Соңгы түгәрәк кичке сәгать 10нчыда гына тәмамлана. Алты автобусыбыз бар. Лицейга Яңа Салмачы, Көек, «Светлый» торак комплексларыннан килеп укыйлар. Үзбәк, таҗик, казах һәм башка милләт балалары да бар. Үзбәкстан, Таҗикстаннан күченеп килүчеләр – 400ләп. Аларга уку авыр икәнлеген аңлыйбыз, шуңа күрә ярдәм итәргә тырышабыз. Рус телен өстәмә дәресләр буларак өйрәтәбез. Казандагы «Халыклар дуслыгы» йорты белән хезмәттәшлек итәбез. Ата-аналар җыелышларына имам, атакайлар килә. «Башка милләт вәкилләр белән ничек эшләргә?» дигән темага «түгәрәк өстәл», семинарлар үткәрәбез.

Мәктәпләрдә 1 нче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды. Быел вазгыять ничегрәк?

– 1 нче сыйныфка кабул итү буенча без – ел саен алдынгы урында. Башка сыйныфларга да күчеп торалар. Былтыр ундүрт 1 нче сыйныфка 500 бала туплаган идек. Урыннар җитмәгәч, өстәмә бүлмәләр ясарга туры килде. Казан буйлап парталар эзләдек. Быел да шул чама булыр дип планлаштырабыз.  Хәзерге вакытта  әти-әниләрдән 364 гариза керде. Шуның 330ы – Дәүләт хезмәтләре порталы аша, 34е – лицейга килеп.

– Гадәттә яңа мәктәпләргә системалылык җитеп бетми. Кадрлар еш алышынып тора. Ә сездә ничек?

– Кадрлар кытлыгы хәзер барлык мәктәпләргә дә хас. Бездә дә ихтыяҗ бар, әмма Казандагы кебек үк кискен түгел. Ни өчен дигәндә, күченеп килүчеләр арасында укытучылар күп. Шуңа да карамастан, рус теле, математика, башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Барлык фәннәр дә укытыла анысы, бер генә сәгать тә югалмый. Быел беренче тапкыр педагогик класслар ачтык. Анда укытучы булырга теләгән 120 бала белем ала.

Система төзү җиңел түгел. Бездә һәр юнәлеш билгеле. Җаваплы кешеләр үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә кая барганыбызны, нәрсә теләгәнебезне беләбез. Нәтиҗәсе яхшы булачак дип ышанабыз.

Татар теленә мөнәсәбәт ничек?

Уку рус телендә оештырыла. Татар теле атнага икешәр мәртәбә керә. Татарча әйбәт сөйләшүчеләр күп. Быел 9 нчы сыйныфтагы 30 укучы татар теленнән сынау сайлады. Узган ел бу сан 8 иде. Алар әкренләп артып бара.

Әти-әниләр белән ничек уртак тел табасыз?

– 10 нчы сыйныф укучылары (педагогик класслар) «Тату сыйныф серләре»  конкурсында җиңеп, ярымфиналга чыкты. Хәзер Казанга ярышка җыеналар. Әти-әниләрдән башка булмый. Алар – безнең ярдәмчеләребез. Бергәләп хәйрия акцияләре, ярминкәләр уздырабыз. Атнага биш көн генә укуга карамастан, шимбә көнне дә тормыш кайный. Төрле чаралар үткәрәбез. Беренче ел белән чагыштырганда, хәзер бездә бөтенләй башка мохит. Әти-әниләр ярдәм итәргә атлыгып тора. Бәйрәмнәрдә концертларга чакырабыз. Әти-әниләр балаларының нәрсә белән шөгыльләнүен, сәхнәдә ничек чыгыш ясавын күреп тора. Уку елы ахырында «Уңыш алгоритмы» дигән чара уза. Анда барлык сәләтле, тырыш укучыларны бүләклибез. «5ле»гә генә уку мөһим түгел. Кемдер спортта, иҗатта, башка юнәлештә көчле бит. Һәрберсенең тырышлыгын бәяләгәч, бик сөенәләр.

  Укучыларда патриотик тәрбия җитәме?

– Бу хис җитә дип уйлыйм. Башлангыч сыйныф укучыларында ул күпкә көчлерәк. Олы яшьтә булуына карамастан, ОБЖ укытучыбыз Василий Амброс хәрби операциядә булып кайтты. Ул балаларга патриотик тәрбия турында сөйли. Аны барысы да яратып тыңлый.

Кырыклап баланың әтисе хәрби операциядә катнаша. Икесе әтисен югалтты. Бу – бик авыр тема. Әмма безнең өчен – төп юнәлеш. Үземнең улым Артем да – яу кырында. Гуманитар ярдәмне еш җибәреп торабыз. Өч квадрокоптер, маскировка челтәрләре, җылы кием, одеял, госпитальгә кирәкле дарулар, култык таяклары, инвалид арбалары җибәрдек. Яңа елда укучылар солдатларга хатлар язды. Андагы егетләр белән элемтәдә торабыз. Кемдер ялга кайтса, тизрәк очрашуга чакыру ягын карыйбыз.

 


Фикер өстәү