Марат Кәбиров: «Котсыз хәбәрләр яңгыры астында яшибездер шикелле…»

Бездә менә икенче көн инде бертуктаусыз яңгыр ява. Җир әле калын кар астыннан борынын гына чыгарды, ә җәй уртасындагы кебек яңгыр коя. Яз. Кар. Яңгыр. Беркадәр сәеррәк тә. Шулай кирәктер инде ул, бәлки. Бер нәрсәне дә кистереп кенә әйтерлек түгел. Ходай Тәгаләнең глобаль политикасын без генә аңлап бетерә алмыйбыз бугай.

Мин, ара-тирә чыгып, яңгыр тамчыларын күзәтеп торам. Тып-тып. Тамчы ташны тишә, ди халык. Тамчыдан күл җыела, дигәне дә бар. Тамчылардан чынлап та күл җыела. Чокырсу урыннардагы каракучкыл күлләвекләр хасил була. Суга төшкән тамчы тирәсендә боҗралар барыкка килә. Исәпсез-сансыз боҗралар башта, бер-берсенә үрелеп, искиткеч матурлык тудыралар да бераздан, үзенчәлекләрен җуеп, гади күлләвекнең бер өлешенә әвереләләр. Тик ташны тишәр тамчы гына күренми әле. Бәлки, ул – күренмичә генә тама торган нәрсәдер.

Мин тәрәзәнең салкын пыяласына борынымны терим. Тыпылдап тамчы тама. Тик берни дә чыланмый. Үзең яңгыр астында калмагач, тәрәзәнең теге ягындагысы бик ерак булып тоела. Телевизордан караган сыман. Ул хәтта яңгыр да түгел, ә тыпылдап торган тавыш кынадыр сыман. Тамчылар биюе генә. Хәтта чиләкләп койса да, үзеңне чылатмаган яңгырның нәрсә икәнен аңлый алмыйсың. Үзеңне яки газиз кешеләреңне, кадерле нәрсәләреңне чылатса гына, ул үтеп кергән кебек. Ә болай… Бер манзара гына… Аваз гына… Ерак…

Бу халәт ни өчендер кешеләрне искә төшерә. Без дә аралашып, күрешеп яшибез бит инде. Күп чакларда бик якын булабыз. Әмма бер-беребезне күреп, ишетеп торсак та, арабызда һәрвакыт тәрәзә пыяласына охшаш нәрсә хасил була. Борынга борын терәшеп яшәсәк тә, бер-беребезне тоя алмыйбыз… Аңлый алмыйбыз… Тәрәзәгә борыныңны терәп кенә яңгырны тоя алмаган шикеллерәк. Бәлки, шулай тиештер инде ул, шулай яхшырак, уңайлырактыр. Бәлки.

Яңгыр астында калып чылану бүтән. Ул синең өс киемнәрең, битең-башың, хәтта тәнеңнең иң яшерен урыннарына кадәр юешләнү генә түгел. Без мунчада да, ваннада да юешләнәбез. Ә яңгыр бүтән. Яңгыр астында калган кешенең гәүдәсе генә чыланмый, аның җаны да, тормышка карашы да үзгәрә. Үз-үзен тотышы да. Я ул, каз сыман, тамчыларны шудырып төшерә торган шома затка әверелә, я тәненең һәм җанының җылылыгын саклау ниятеннән кайнарлана, я күшеккән тавык шикелле мескенләнеп, бөрешеп кала.

Яңгыр астында калган кеше яңгырны күзәтә алмый. Ул үзенә туктаусыз һөҗүм иткән тамчылардан котылырга, бер генә мизгелгә иркен сулыш алырга, ышыграк урынга тизрәк чыгып җитәргә тырыша. Янында якыннары булса, аларны да хәстәрли. Үзең ышыкта булып, кадерле кешеләреңнең чылануын күзәтү күпкә авыррак та. Яңгыр астында калу ул корыга, якты һәм җылы урынга чыгу өчен көрәш шикеллерәк. Ышык урыннан күзәткән вакытта яңгырның иң шыксызы да нибары бер тамаша гына. Ә үзең шул тамчылар астында калсаң, ул тормышка, яшәү рәвешенә әверелә.

Хәер… Һәркемнең үз тормышы инде, кемдер һәрвакыт яңгыр астында, кемдер гел ышык урында. Һәм алар беркайчан да бер-берсен аңлый алмыйлар, чөнки икесе ике тормышта яши. Кайсы сыйфатларыңның өстенлек алуы өчен кем булуың гына түгел, кайда булуың да мөһим. Тыныч тормыштагы «адәм үтерү» төшенчәсе яуда, мәсәлән, «илеңне яклау» дип атала. Аның өчен хәтта медаль дә бирергә мөмкиннәр. Кайда булуыңа карап бер үк сыйфатлар да төрле төсмер алырга, төрлечә бәяләнергә мөмкин. Тик бу кем булуың мөһим түгел дигәнне аңлатмый – бер үк яңгырлар астында калсак та, без аерым-аерым чыланабыз.

Дәртле тыпырдаган тамчыларга карап, мин уйланырга маташып басып торам. Яңгырга чыгасы да, өйгә керәсе дә килмәгән кебек. Телефонга үрелсәң дә, компьютер кабызсаң да, телевизор кушсаң да, иң беренче булып сиңа яңалыклар ябырыла. Яхшыларын, кемнедер, нәрсәнедер мактаганнарын без күрми генә үтәбез. Бәлки, алар безгә рекламаның бер төре шикелле тоеладыр инде, шуңа аларга карата иммунитет барлыкка килгәндер. Хәзер бит сатарга теләмәгән нәрсәләрне бик мактарга яратмыйлар. Шуңа мактаулы булуың да шатлык түгел. Әгәр сине мактый башлаганнар икән, димәк, тиздән сатып җибәрүләре бар. Якты хәбәрләрне шулай гына уздырып җибәрәбез. Ә төрле коточкыч хәлләр, бәла-казалар игътибарны йолкып ала. Алар бик күп һәм берсеннән-берсе шомлырак. Шул вакыйгаларны шәрехләүләр дә күңел юатырлык түгел. Без котсыз хәбәрләр яңгыры астында яшибездер шикелле. Барыбыз да чыланабыз инде. Аерым-аерым чыланабыз. Бер үк яңгырлар астында.

Ә урамда язгы яңгыр ява.

 


Фикер өстәү